Муса Гайса улы Гайсин узган гасырның 1911 елында туган. Әнисе, башка аналар кебек үк, балам хәвефле елларга эләкмәде, дип сөенгән булса да, сугышның әле алда икәнен иң куркыныч төшендә дә күрмәгәндер бәлки...
1932 елда төзелгән Тельман колхозында һәм шәхси хуҗалыгындагы авыр крестьян хезмәтендә чыныккан Муса 1933 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Сугышта да ул кыюлыгы һәм тапкырлыгы белән аерылып тора.
Армиядән кайткан 25 яшьлек егеткә колхоз белән җитәкчелек итүне тапшыралар. 1942 елда ул икенче тапкыр чакыру ала. Муса Гайса улы бөтен сугышны Чернигов кавалерия дивизиясенең 16 гвардиясе 62нче гвардия кавалерия полкы составында үтә.
Муса сугышта да үзен эштәге кебек үк намуслы итеп күрсәтә. 1943 елның октябренә ул инде өлкән сержант була. Полк штабында элемтәче буларак, Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә: елганы берничә тапкыр кичеп, полк эскадроннары белән элемтә булдыра, яу яланыннан биш яралы солдатны алып чыга, болар өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Алдагы алышларда өч тапкыр яралана, әмма дәваланып, тиз арада стройга кайта һәм янә үзен энергияле, кыю яугир итеп күрсәтә. Әйтик, Свобода торак пункты өчен барган алышта атака вакытында ул беренчеләрдән булып авылга барып керә һәм ике гитлерчыны атып үтереп, аларның сигез атын эләктереп, полкка тапшыра. Дивизия командиры боерыгы белән өлкән сержант Гайсин Муса Гайса улы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Шундый ук наградага ул 1945 елның февралендә күрсәткән батырлыклары өчен лаек була – хәрби хезмәттәшләре төркемендә 35 гитлеровчы тарафыннан яуланган стратегик яктан әһәмиятле булган күперне ала, дошман тылына үтеп кереп, командованиега мөһим мәгълүмат җиткерә.
Дүртенче награда битендәге юллар химвзвод командиры ярдәмчесе гвардия старшинасы Муса Гайсинның барлык булмышын ассызыклый: “Соңгы алышлар чорында 16 апрельдән сугыш тәмамланганга кадәр үзенең намуслы хезмәте һәм җаваплылыгы белән барлык хәрби бурычларны үз вакытында үтәүне тәэмин иткәне өчен бүләкләнә. Химвзвод алдындагы бурычлар даими үрнәкле тәртип, дисциплина һәм атлар составын һәм милекне яхшы хәлдә тоту нәтиҗәсендә мөмкин булды. “Хәрби батырлыклары” өчен медаленә лаек”. Соңгы наградасын демобилизацияләнгән Муса Гайсин Тәтешле район хәрби комиссариатында ала.
1946 елдан ук ул колхоз җитәкли, бу вазыйфада ике ел эшли. Муса икенче тапкыр өйләнә, тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Шул ук вакытта беренче гаиләсен дә онытмый, анда да дүрт баласы була. Улларының берсе Дамир Муса улы бервакыт әтисе белән авыл клубына сугыш турында киносеанска баруларын хәтеренә төшерә. Юл буена әтисе берни дәшми. Улы, сугышта шулай ук куркыныч идеме ни, дип сорагач: “ Юк, улым, монда сугыш турындагы дөреслекнең яртысы да юк!” – дип җавап кайтара.
Муса Гайса улы бер минут та тик утырмый. Ул дуңгыз фермасы мөдире, төзелеш бригадасы бригадиры булып эшли. Беркайчан да эшнең авырлыгына зарланмый, чөнки туган туфрагында тир түккән кеше буларак, ул тыныч тормыш белән туган җирдә яшәүнең никадәр кадерле булуын яхшы белә.