Бервакыт инәем башкаларны өйдә калдырып, мине күтәреп, ул вакытта Әрибаш тегермәнендә эшләгән әтәем янына барырга чыккан. Моның өчен биш чакрымга сузылган урман юлыннан барырга кирәк. Михайловкадан ике чакрымдагы Рәлде авылына җиткәндә Рәлде башлангыч мәктәбендә укып, кайтып килүче Физа апам каршысына очрый. Ул, мин дә барам, дигәч, инәем: «Бар, сумкаңны кайтарып куй да, куып җитәрсең», – ди. Физа апа өйгә йөгерә. Ә инәем, мин елый башлагач, Рәлде авылында бер танышларына керергә мәҗбүр була. Шул арада Физа апа урап килеп, узып китә. Унике яше тулмаган кыз Рәлде авылы белән Әрибаш тегермәне арасындагы биш чакрым куе урман юлын, инәемне хәзер куып җитәм дип, йөгереп уза. Әтәемнең: «Әниең килмәде бит», – дигәнен ишеткәч, тагын кирегә йөгерә. Инәем сабыен, төенчеген күтәреп артык ерак та китәргә өлгермәгән була. Физа апа каршысына безне очраткач, сөенә-сөенә тагын бергәләп Әрибаш тегермәненә, әтәем янына киткәнбез.
Шул ук елны, ул вакытта Молотов колхозы рәисе булып эшләгән Әмир Хәйдәров әтәемне Кодаш тегермәненә эшкә чакыргач, көзгә шул тегермәнгә күченеп килгәнбез.
Физа апага 80 яшь тулып узды. Яшьлек ерак калган, хәзер инде йөрегәндә эрерәк атласа да арый.