Әтием! Сиңа мине «улым», ә миңа сине «әтием» дип әйтергә туры килмәде. Әнием сине өч баласын җитәкләп, минем белән авырлы булып озатып калган. Абыем син сугышка киткәндә алты яшьлек булган. Ул сине басудан, борчак чапкан җиреңнән барып алган. Шул көнне үк авылдашларың белән сугышка озатканнар. Әнием белән абыем сине Казаяк тауга кадәр озатып бардык, дип сөйлиләр иде. 1942 елның март аенда мин туганмын. Күп тә үтмәгән, әни Әхмәтханов Фәтхислам хәбәрсез югалды, дигән хәбәр алган. Анда «Призван на фронт в июне 1941 года. Погиб под Смоленском в марте 1942 года» дип язылган. Аңлашылмый, ни өчен син билгесез югалганнар исемлегендә икән? Син бит бик көчле, тырыш, уңган кеше булгансың. Кеше энә түгел бит ул югалырга.
Озак еллар үтеп, без үскәч кенә сугыштан исән-сау кайткан энекәшең Хәкимҗан: «Абыйның эче яраланган иде, аны кыр госпиталенә алып кереп киттеләр. Бу яраларымнан исән калып булмас, дип бәхилләшеп калды. Ун минутлап вакыт үттеме-юкмы, немецлар госпитальне шартлаттылар», – дип сөйләде.
Без «әти» дигән сүзне әйтә алмасак та, «әни» дигән изге сүзне авыз тутырып әйттек. Берәүләргә «похоронка» килсә дә исән булып кайтканнар бит, дип, әни дә сине үлгәнче көтте. Сугышның ялангачлык, ачлык, үлем, бәхетсезлек китергәнен белеп үстек. Безне бәрәңге кәлҗәмәсе, какы, балтырган, кычыткан, алабута исән алып калды. Әниебез бик уңган булды, бер көн дә колхоз эшеннән калмады. Ә төннәрен киндер сукты, кул эше белән утырды, безне ялангач итмәде. Керосин юк, без төн буе чыра яндыра идек.
Әти, синең урыныңа калган абыебыз гомер буе колхозда ветфельдшер булып хезмәт итте. Дүрт баласына гомер биреп, аякка бастырды. 80 яшендә вафат булды. Олы апам Римма медицина , китапханә техникумнарын тәмамлады. Кызганычка каршы, ул 39 яшендә ике баласын ятим итеп, авыр чирдән вафат булды. Кече апам Роза биш бала тәрбияләп, балаларының игелеген күреп, муллыкта, байлыкта гомер кичерә.
Әтием, сиңа мине, миңа сине күрергә насыйп булмады. Мин тугыз айлык булганда әниемнең туганнары безне Аксәеттән Артавылга алып кайтканнар, син салган яңа йортны Артавылга күчереп биргәннәр. Урман якын, утынга интекмәсеннәр, дигәннәрдер инде. Чынлап та, дәү әни белән дәү әтинең ярдәмнәре зур булды. Абыем белән мин авыл көтүе көттек. Шул сәбәпле 1нче класста ике ел укыдым. Урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, һөнәрчелек училищелары тәмамладым. Тракторчы-комбайнчы, электрик булып эшләдем. Ижау аграр институтының агрономия факультетын уңышлы тәмамладым. 30 яшемдә яңадан туган авылым Аксәеткә күченеп кайттым. Туган колхозымда агроном булып хезмәт салдым. Әмиров исемендәге колхоз ул вакытта районда иң алдынгылардан булды. Колхоз рәисе, авыл Советы башлыгы булып та эшләдем. Күп төрле грамоталарга лаек булдым. «Башкортостанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән почетлы исемем бар. Әтием, исән булсаң, балаларыңның уңышына сөенеп, оныкларыңны яратып яшәр идең. Оныкларың югары уку йортларында белем ала. Киленең Лилия белән матур гомер кичерәбез. Каһәрле сугыш булмаса, сез дә әни белән гөрләшеп бәхетле яшәр идегез. Төпчек улың быел 78 яшен тутыра, ә синең, әти-газизем, 36 яшеңдә гомерең өзелгән. Яраланган чагыңда да күз алдыңда балаларың, өзелеп яраткан хатының булгандыр, чит җирләрдә ятып калырыңны белеп, йөрәк парәләрең өзелгәндер. Ничек кенә булмасын, туган илнең азатлыгы өчен көрәштә һәлак булдың, әти. Гомерем буе синең белән горурланып яшәдем. Алдынгы колхозчы, сабантуйларында беренчелекне бирмәгән көрәшче, яраткан әти, әниебезнең бердәнбер сөйгән яры булып күңелләрдә яшәдең һәм яшисең. Әни соңгы сулышына кадәр өметен өзми, кайтыр, дип көтте. Син безнең өчен тере, исемең авыл уртасында мәрмәр ташка уеп язылган, синең рухың безнең янда, әти.