Барлык яңалыклар
Тарих
15 июнь 2020, 12:54

Язмыш сынауларын үтеп

Көннәр үткән саен шанлы елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буын вәкилләренең сирәгәя баруына күңел борчыла. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк.

Бу язмам Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән әтием – Кодаш авылында туып-үскән Фәметдин Мусин хакында. Ул 1940 елның 25 ноябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Анда саперлар курсында укый. Кызганычка каршы, сугыш башлана. Аның башыннан ахырына кадәр ул сапер, укчы булып хезмәт итә. Яу яланнарында каты яраланган чаклары да була. Курку белмәс әтием Киев, Харьков, Смоленск, Польша, Варшава, Германия җирләрендә батырларча көрәшә. Берлинга кадәр барып җитә ул.
Сугыш яланында үзенең бертуганы Фәхри белән очрашуын соңыннан кызык итеп тә, сөенеп тә сөйли иде. Бетмәс-төкәнмәс сугыш михнәтләре арасында балкып киткән олы шатлык, өмет булган ул. Алар икесе дә исән-имин туган авылларына әйләнеп кайта. Сугыштан кайту белән дәртләнеп эшкә тотына ул, фермада хисапчы, фуражир булып эшли.
Әтием бик күптәннән мәрхүм инде. Ул 56 яшендә үк йөрәк авыруыннан дөнья куйды. Сугыш күрсәткән авырлыклар эзсез калмагандыр, күрәсең. Аның хакында, уңган, бер сүзле иде, диләр. Әнием белән сигез балага гомер бүләк иткән алар.
Үткәннәр өзек-өзек булып күз алдына килеп баса. Исемдә, әтинең радиоалгычтан сугыш турында тыңлаганда йөзе үзгәрә, калтырана башлый иде. Алар кичергәннәр онытырлык булмагындыр шул. Бер авылга су эчәргә кергәндә кое тулы балаларны күргәнен бик тә тетрәнеп сөйләгәнен онытмыйм.
Туган авылын өзелеп яратты ул. Безгә, балаларына да, еш кына, читне эзләп йөрмәгез, колхоз бар, мал карагыз, тырышыгыз, ялкау кая барса да булдырмас, ди торган иде.
Аның карадан гына матур итеп киенеп йөргәнен хәтерлим. Безгә дә киемнәрне Куеда базарына барып, үзе алып кайтыр иде.
Бу кыска гына мәкаләм әти-әниләребез рухына дога булып барып ирешсен. Ә без алар хакындагы якты истәлекне мәңге сакларбыз.
Нәзилә Шәймөхәмәтова.
Югары Тәтешле.
Читайте нас: