Исәп алу барлыгы якынча җиде миллион сумга, ягъни бер кешегә 5,5 тиенгә төшә. Исәп алу кәгазендәгесораулар 14 пункттан тора: сорау алучының социаль-демографик хәле, гаилә хәле, туу урыны, дине, туган теле, грамоталылыгы, ни белән шөгыльләнүе. Нәтиҗәләр 1905 ел урталарына анализланып, ике томда бастырып чыгарыла.
Исәп алу чарасының кире яклары да җитәрлек була.Халык арасында аның мәгънәсе, бурычлары һәм максаты турында бернинди аңлату эше алып барылмый, шунлыктан төрле сүзләр йөри. Яңа түләүләр, мәҗбүри Себергә озатулар, җир бүлүләр, рекрутчина һ. б. Пошехонский уезда, мәсәлән, Арабиядә күп халык үлгәнлеге, шунлыктан анда баласыз тол хатыннарны күчереп, арабларга кияүгә бирергә уйлаулары турында гайбәтләр таратыла.
Аеруча сектантлар арасындагы дини фанатизмның йогынтысы зур була. Кайберәүләре үзләренә кул салуга ук барып җитә. Русиядә беренче исәп алу барышында хәтта коллектив белән үз-үзләрен үтергән, гаиләләрен тереләй җиргә күмгән очраклар бар. Мәсәлән, Тирасполь шәһәре янындагы Терновка авылында 25 кеше исәп алу башлануны “антихрист” килүгә тиңләп, үзләрен тереләй җиргә күмә.
Әлеге исәп алу тарихында кызыклы фактлар да күп булган. Мәсәлән, Николай II“род занятий” дигән графага тыйнак кына итеп: “хозяин земли русской” дип язып куя. Шул ук вакытта авыллардагы кайбер ир-атлар хатынының исем-шәрифләре турындагы сорауга болай дип җавап бирә: «Буду я величать ее! Баба так и есть, и нет ей больше названия».
Исәп алуда катнашучыларның күбесе Николай 11 тарафыннан булдырылган “1897 елдагы беренче халык исәбен алудагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә. Бүләкләнүчеләр арасында рус интеллигенциясе вәкилләре, шул исәптән А. П. Чехов та була. Ул Мәскәү губерниясе Серпухов уездындагы исәп алучылар төркеменең эшен җитәкли.
Айсылу Адиева, райондаБөтенрусия исәп алу инструкторы.