Барлык яңалыклар
Тарих
26 июнь 2020, 11:33

Үзең генә кайтсаң, ни була...

Җиңүгә – 75 ел. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре саны бик аз калып бара. Алар Ватанның чын патриотлары, уллары һәм кызлары иде.

Сугыш – ул җир йөзендәге иң куркыныч афәт. Якыннары һәлак булганнарның ярасын берничек тә төзәтү мөмкин түгел. Без яугирләрнең исемнәрен бары тик гәзитләргә, сайтларга гына яза алабыз. Берсе дә исемсез югалырга, онытылырга тиеш түгел. Бу максат белән мин һәлак булган туганнарым турында архив материалларын тупладым. Туганнарымның берсе – Кадим Гыймай улы Гыймаев. Ул әнием Сания Гыймаеваның бер туганы, 1923 елда Түбән Тәтешледә туган. 1942 елның җәендә Мәскәү өчен барган алышларда һәлак була. Аның Сталиногорск (хәзерге Новомосковск) шәһәре янындагы окоптан язган соңгы хаты 1942 елның 26 июлендә килә. Бары тик 1942 елның ахырында гына әти-әнисе улларының хәбәрсез югалуы турында хәбәр ала. Өлкән сержант, миномет ротасы командиры, 18 яшеннән коммунист булган егет нинди генә явыз алышта да хәбәрсез югалырга тиеш түгел иде. Ни медале, ни ордены, ни истәлекле бүләге... Бер генә сайтта һәм архивта да аның турында хәбәр юк, әйтерсең, кеше бөтенләй булмаган да... Нибары «Память» китабында гына (РБ, 22нче өстәмә китап, 245нче бит. 2000 ел) кечкенә хәрефләр белән ике юл язып куелган: Гыймаев Кадим Гыймай улы, 1923 елгы, Тәтешле районында туган, сержант, 1942 елның октябрендә хәбәрсез югалды... Хәбәрсез югалды... Ә кем булыр иде ул! Илебезне җимерекләрдән тазартканда нинди зур эшләр башкарыр иде!
Кадим – Гыймадрислам (кыскача Гыймай) һәм Мөфариха Ганиевлар гаиләсендә икенче бала. Аларның йорты Түбән Тәтешле Совет урамының (хәзерге Бертуган Гариповлар) түбәнге очында сул якта була. Әти-әнисе уллары өчен җан атып тора. Тыңлаучан, эшчән булып үсә. Үзаллы, саф күңелле, яшьтәшләре арасында лидер. Авыл клубына чыкса, уен-көлкедә дә «мах» бирми.
Әтисе конюх, әнисе көне буе колхоз басуында яисә амбарда. Барлык хуҗалык эшләре 13 яшьлек Кадим һәм 11 яшьлек Сания иңнәренә ята. Өлкән уллары Әдеһәм өйдә булмый. Җидееллык мәктәптә белем алганнан соң, 1937 елда район комитеты аны Кемерово шәһәрендәге ФЗОга укырга җибәрә. Аннары аны Кызыл Армия сафларына алалар. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә ул, ил чиген японнардан саклый. Төнбатыш фронтка эләкми. Өенә бары тик 1947 елда гына кайта. Аның өчен сугыш ун елга сузыла.
Кадим бары тик «биш» билгеләренә генә укый. Саниягә дәресләрен әзерләргә булыша, ул да абыйсыннан калышырга теләми. Дәреслекләргә, дәфтәр-каләмгә акча эшләү үзләре өстендә. Икәүләп җиләккә йөриләр. Төшкелектә кайтып, катыкка җиләк салып капкалап алалар да, Сания – базарга, Кадим янә урманга җиләккә юллана. Монысы инде кышкылыкка киптерү өчен. Шулай көн саен. Аннары шомырт, миләш, балан җыю башлана. Сания җиләген урындагы түрәләрнең хатыннарына сата – аларга эш хакы түләнә, акчалары бар. Колхозчылар исә эш көне өчен берничә кашык он гына ала. Ярый әле табигать бай: үлән күп чирдән, ачлыктан коткара. Ганиевларның сыеры, сарыгы, кош-корты, атлары булуы да гаиләне ачлыктан алып кала.
Тәнәфес вакытында 7нче сыйныфта укучы Кадим мәктәп буфетында эшләп, дәреслекләр, дәфтәрләр, канцелярия товарлары сата. Аз-маз гына кергән эш хакын әнисенә кайтара. Мәктәптә көненә бер тапкыр түләүсез төшке аш бирелсә дә, ачлык тойгысы һич бетми. Җәйге каникулларда төенчеген асып, Кадим берничә километр ераклыктагы юл хезмәткәрләре янына бара. Сельпо карары буенча аларга тәмәке, пекарнядан икмәк һәм башка азык-төлек китерә. Шулай үзенә дә, ике сеңелесенә дә кием-салым, ризык сатып ала.
1932-1939 елларда Кадим Яңа Тәтешле җидееллык мәктәбендә белем ала. Аны бишле билгеләренә генә тәмамлый. Рәшит Әхмәдуллин, Ризагытдин Фәмиев, Факия Дилмөхәмәтова, Мөнәзилә Миңлебаева, Әминә Хәсәнова белән бергә Бөре медицина техникумының фельдшерлык бүлегенә укырга керәләр. Кадимнең әтисе Гыймадрисламга берничә тапкыр Бөре шәһәренә барырга туры килә. Ул анда азык-төлек илтеп бирә, укырга йөртә.
Бөре шәһәрендәге Осовиахим әгъзасы буларак, Кадим У-2 самолетында очарга өйрәнә. 1940 елның 6 мартында аны медтехникумның профком рәисе итеп сайлап куялар. 1941 елда партиягә алалар.
Кызганычка каршы, ул техникумны тәмамлый алмый. Тәтешле район комитеты карары буенча райздравка инструктор вазыйфасына эшкә чакырыла. 1942 елда район хәрби комиссариаты тарафыннан Кадим мобилизацияләнгән солдатларны стройда йөрергә, атышырга һәм беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү өчен Бәләбәйгә юнәлтелә.
1942 елның язында Кадим Бәләбәйдән өенә кайтырга чыга. Бер атна җәяү атларга туры килә, ике табаны да канга бата. Кайтып кергәч, мунча ягалар, аягындагы мозольләрне тишеп, каз мае сөртәләр. Иртәгәсен үк военкоматка чакыртыла. Повестка бирәләр. Өч көн дә үтми, яралы аягы төзәлеп тә бетмәгән килеш, ул фронтка озатыла.
Берничә ай эчендә туганнары аңардан бары тик өч хат ала: берсе юлдан, икенчесе фронттан, өченчесе – Сталиногорск шәһәреннән. Хаттан күренүенчә, алар берничә тапкыр атакага күтәрелгән. Немецлар чираттагы атакага әзерләнә. Өмет юк...
Кадимнең әнисе, минем дәү әнием, улының югалуына һич ышанмый. Совет заманында ук, Кадимне эзләтеп, «Кызыл йолдыз» гәзитенә, аннары Подольск шәһәренә, Оборона министрлыгының үзәк архивына хат яздык. Барлык килгән хатларга җавап бирергә кадрлар җитмәүлеген белдерделәр.
Кадимгә хәтта солдат медале бирелмәде. Ә бит «Батырлык өчен», «Хәрби батырлыклары өчен» медальләре – 1938 елда, «Мәскәүне обороналаган өчен» медале 1944 елда ук булдырылган. Без аның исемен бер генә сайтта да күрмәдек. «Дорога памяти» сайтына үзебез керттек. Ул бит Мәскәү өчен, башкалабыз өчен башын салган!
Гомере буена көтте аны дәү әниебез. Хат ташучы һәлак булган улы өчен пенсия китергәндә һәрвакыт елап: «Улым минем! Үзең генә кайтсаң, ни була, райком булырлык идең бит...», – дип кабатлый иде. Аның аңлавынча, райком – зур начальник. Инде үлем түшәгенә яткач та ишек һәм капка тавышына колак салыр иде. Энем Тәлгатьне күрә дә: «Улым кайткан, Кадимем кайткан», – ди. Аннары өстәп куя: «Озакламый күрешербез. Ул мине көтә...». Сугыш чорында дәү әниебез башына төшкән кайгы бер генә булмый: дәү әтиебез Гыймадрисламны да югалта. Монысы инде икенче тарих.
Кадим абыебыз турында мин ни өчен сөйләргә теләдемме? Быел Уфада районның 85 еллыгына багышланган «Тәтешле энциклопедиясе» китабы басылырга тиеш. Яхшы кешеләр, төбәгебез тарихы һәм мәдәнияте турында киләчәк буыннар да белергә тиеш. Мин дә бу эшкә теләп кушылдым. Кайда мөрәҗәгать итәргә, ничек анкета тутырырга, кайда җибәрергә аңлатам. Берничәсе, оялткач, иске сандыкларындагы документларын һәм фоторәсемнәрен эзләп алды. Булган мәгълүмат «Дорога памяти», «Мемориал» сайтларына кертелә. Берничә тапкыр «Башкирская энциклопедия» редакциясенә шалтыраттым. Миңа: «Бездә таләпләр каты. Энциклопедиягә кертер өчен яугирнең ике ордены яисә ордены һәм медале булырга тиеш», –дип җавап кайтардылар. Бу ничек инде? Минем дәү әтием Гыймадрислам Ганиев (Сталинград янында 1943 елда һәлак булган), Кадим Гыймаев (Мәскәү янында 1942 елда һәлак булган), Наил Закиров (әтиемнең абыйсы, Житомир янында 1943 елда һәлак булган) беркайчан да энциклопедиягә кермәячәк мени? Бу бит аларның исемнәре район һәм республика тарихыннан сызып ташлануга тиң?! Ә сайтлар... Алар бүген бар, иртәгә юкка чыгарга мөмкин. Кеше дә, заман да үзгәрә. Китап һәм энциклопедиягә кергәннәр генә буыннан-буынга күчә. Үз иленең һәр патриоты җәмгыять өчен генә түгел, тарих өчен дә югары кыйммәткә ия түгел мени?
Твардовский шигырендә шундый юллар бар:
Кому память, кому слава,
Кому темная вода, –
Ни приметы, ни следа.
Безгә менә нәрсәдән куркырга кирәк, ә «каты таләпләрдән» түгел...
Венера Закирова.
Югары Тәтешле.
Читайте нас: