Күпме ана, газизләрен ут эченә озатып, ачы күз яшен койган! Ни хәл итмәк кирәк... Бары Ходайдан сабырлык сорарга кала. Сергей сугышка киткәндә, әнисе аңа догалык бирергә тели, ләкин ул аны: «Алла юк ул», – дип, алмый. Ә Анатолий риза була. Әнисе аның каешына бөти тегә. Кышкы юл буйлап улын алып киткән чаналар күздән югалгач, әнисе: «Балам әйләнеп кайтачак», – ди.
Башкириянең төньяк районнарыннан килгән призывникларны Уральск шәһәренә, Одесса хәрби-пехота училищесына алып китәләр. Җәй училищега офицерлар килә. Алар берничә курсантны, шул исәптән безнең әтиебезне дә алып, төньякка юллана. Курсантлар Курск алышы барган районга юлландык, дип уйлый, чөнки бу вакытта анда каты алышлар бара. Ләкин Саратов шәһәренә җиткәч, эшелон көньяк-көнбатышка, Мәскәүгә табан юнәлә. Училищеда калган курсантлар арытабан Курск алышы барган районга озатыла һәм барысы да диярлек һәлак була. Ступино шәһәренә килеп җитәләр. Монда һава-десант бригадасы урнашкан. «Здравия желаю, гвардейцы-десантники!» – дип, аларны бригада командиры каршы алгач, барысы да аңлашыла. Димәк, дошман тылында диверсия эшенә өйрәтәчәкләр. Бу хәвефле эшкә ныклы әзерлек таләп ителә.
Вакыт узган саен, җирләребез акрынлап дошманнан азат ителә. 1944 елның ахырына десантчыларның әллә ни кирәге калмый. Аларның гвардия һава-десант корпусы 3нче Украина фронтының 38нче гвардия укчылар корпусы итеп үзгәртелә.
Сугыш ахырына якынлаша. Немецлар бирешергә теләми. Кешеләр һаман күпләп һәлак була. 38нче корпус үзенең беренче алышына 1945 елның март ахырында Венгриядә чыга. Аларның бурычы Венгрия шәһәрләрен, аннары аның башкаласын алудан тора.
Әтинең аеруча Раба елгасы аша чыгулары һәм Баден шәһәре янындагы Альпы тауларындагы төнге алыш нык хәтерендә калган. Раба елгасы Альпы тауларыннан агып чыга. Тау елгалары, гадәттә, әллә ни тирән түгел, әмма алар нык салкын һәм тиз агымлы. Бозлы су шундый тизлектә ага ки, аның аша ялгызы чыгарга базнат итүчеләрне аягыннан егып, үз агымы белән алып китә. Ярдәм сорап кычкырган тавышлар гына ишетелеп кала. Моның өстәвенә, каршыдагы биек ярдан немецлар ут ача. Елганы 5-6 кеше чыгарга булалар. Бер-берсен култыклап атларга кирәк була. Елганы кичәләр, әмма югалтулар зур була.
38нче корпус Австрия чикләренә чыга. Австрия Альпы тауларында урнашкан. Таудагы алыш тигез урындагы кебек түгел. Әти фронтта радиотелефонист була, батальон командиры арасында элемтә тота. Төн, тау тарлавыгы. Немецлар уты астында элемтә кабеле дүрт тапкыр снарядлар ярчыгыннан өзелә. Рота командиры: «Перечнев, элемтә!» – дип кычкырган саен, әти аның өзелгән җирен эзләп табып, дүрт тапкыр ялгый һәм кире кайта. Полкташлары аны һәрвакыт, соңгы тапкыр күрәбездер, дип уйлый. Ул чакта исән калырлык булмый шул. Әмма ул кайта.
Венаны 1945 елның 3 апрелендә алалар. 1945 елның ноябрендә Анатолий Кузьмич демобилизацияләнә. Әнисе, ниһаять, улын кочагына ала. «Венаны алган өчен», «Батырлык өчен», «Германияне алган өчен» медальләре бизи әтинең күкрәген.
Кайту белән Анатолий Кузьмич Перечневны Кордон-Әрибаш поселогындагы җидееллык леспромхоз мәктәбенә тарих һәм хәрби әзерлек укытучысы итеп билгелиләр. Ул шунда ук эшкә тотына. Краснокама педагогия училищесын, тарих фәне буенча Бөре педагогия институтын, Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.
Анатолий Кузьмич югары белемле кеше була. Һәр сорауга дөрес җавап таба белә. 1948 елдан мәктәп директоры итеп тәгаенләнеп, бу вазыйфада 27 ел эшли. Яшь, энергияле коллектив туплый, белем бирү һәм тәрбия эшенә яңа методик алымнар кертә. Тормыш иптәше – немец теле укытучысы Александра Михайловна аңа зур ярдәм күрсәтә. Ул һәрчак яңа эшләргә кыю тотына, башкаларга үрнәк булып тора. Коллективның уртак тырышлыгы белән мәктәп районда алдынгылар рәтенә чыга. 1960 елда ул Әрибаш сигезьеллык мәктәбе булып йөртелә башлый.
Директор укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә уңайлы мохит тудырырга омтыла. Ул балалар белән күп аралаша, аларга кычкырмый, шәхесен кыерсытмый. Ул сүз көче белән балаларны артыннан ияртә, зур эшләргә дәртләндерә белә. Хәтта колхоздагы авыр эшкә, мәктәп яны участогына да без сөенеп бара идек. Үзе җитәкләгән тарих түгәрәгендә балалар белән поселок тарихын өйрәнде, фронтовиклар белән материаллар җыйды, балаларны походларга йөртте, аларга илебезнең төрле шәһәрләрен күрсәтте. Кышкы айлы төннәрдә ул безне басуларга алып чыга иде. Ә без анда туйганчы таудан шуабыз – бу әкияткә тиң иде.
Мәктәптә ул укучыларның һәртөрле иҗади сәләтен хуплады. Һәрвакыт спектакльләр, кичәләр, концертлар оештырылды. Ул үзе дә баянда җырлар, бию көйләре өйрәнә иде.
Еллар үтеп, мәктәп бинасы кысын була башлый, ә район бюджетына яңа мәктәп төзелеше салынмаган. Анатолий Кузьмич кыю адымга бара – Кордон-Әрибаш поселогы һәм Әрибаш авылы халкы ярдәменә таянып, яңасын төзетә. 1963 елда ике катлы бина калкып чыга.
Анатолий Кузьмич «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» исеменә, «Хезмәт батырлыгы өчен» медале һәм башка күп наградаларга ия була. Әмма иң төп бүләк – авылдашлары күңелендә калган якты истәлеге. 1987 елдан алып пионер дружинасы Перечнев Анатолий Кузьмич исемен йөртә.
Аның зур җәмәгать эше алып баруы турында да әйтми мөмкин түгел. 1964 елдан алып ул партия сәясәте пропагандисты, Кодаш авыл Советы депутаты, РОНО советы һәм район комитеты союзы рәисе. Бу исә бетмәс-төкәнмәс докладлар, лекцияләр һәм чыгышлар, халык белән очрашулар, аларның күпсанлы мәсьәләләрен хәл итү, дигән сүз.
Минем әтием һәм әнием үзләрен тулысынча яраткан эшләренә багышлады. Мин дә үземне педагог һөнәреннән тыш башка урында күз алдына китерә алмадым. Балалар дөньясы – ул мавыктыргыч. Әтиебезнең оныгы Жданова Любовь Александровна да педагогның бар сыйфатларын үзенә туплаган. Ул балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Балаларга булган мәхәббәте, психологияне тирән белүе дәресләрендә иҗади мохит тудырырга ярдәм итә.
Әти-әниемә Ходай Тәгаләдән бүленгән вакыт артта калды. Аларның якты истәлеге безнең күңелләрдә яшәсә, хезмәтләре киләсе буыннарда дәвам итәчәк.