1975 елның 25 мае. Чалт аяз көн. Акбулат урта мәктәбе бәйрәм рухына күмелгән. Мин алты ел дәвамында җитәкчелек иткән классымны олы тормыш юлына озатам. Сыйныфтагы унике кыз һәм тугыз егет бик акыллылар, тырышлар, активлар. Миңа алар белән бик җиңел булды, нинди генә эшкә алынсак та, без һәрвакыт беренчеләр сафында булдык.
Һәм менә шушы соңгы кыңгырау бәйрәменнән алып 45 ел гомер үтеп киткән. Укучыларымның һәркайсы мәктәп һәм тормыш имтиханнарын лаеклы үтеп, үз урыннарын тапты. Рөстәм Тәкыев табиб-терапевт булып район үзәк дәваханәсендә хезмәт сала. Фәнилә Нигамәтҗанова һәм Илсөяр Низамова укытучылык юлын сайлады, Фәрит Җиһангиров район халык театры режиссеры. Мөкыйм Солтанов белән Фәвәрис Минәҗев авылда калып, туган хуҗалыкларында фидакарь хезмәт итәләр. Линария Суфиева – почта бүлегендә, Зөбәйдә Әхәтова көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләп хаклы ялга чыкты. Калган укучыларым да тормышта сынатмый, һәркайсы үз урынын тапты. Яраткан һөнәр сайлап, шуның буенча эшләп, тормышта алга атладылар, матур гаиләләр корып, балалар тәрбияләделәр, оныклар сөеп куаналар. Мин аларның уңышларына сөенәм, алар белән горурланам.
Людмила Тагилова.