Башкортстанның халык шагыйре Ә.Атнабаев «Без – егерме сигезенчеләр» шигырендә:
«Сугыш безне колаклардан тартып
Вакытыннан алда өлгертте:
Кичен егет итеп йоклатты да,
Таң атуга инде ир итте», – дип яза.
Сугыш чоры балаларын тормыш тиз үстерде, авырлыкларга баш имәскә, еламаска өйрәтте. Көчләре җитәр-җитмәс колхоз эшенә башладылар, әниләренә терәк булып аякка бастылар. Умач ашап, «чапай» уйнап, әбиләренең әкиятен тыңлап ачысын-төчесен дә, ачлык-ялангачлыкны да күреп үскән малайлар: Әнгам Атнабаев, Мөгаллим һәм Нәсһәт Әхмәтовлар, Рәфкать Гатауллин, Шәрифҗан Шәмсиев, Нәсимҗан Хәбибрахманов, Нәсһәт Зарипов, Әдип Шәрәфиев, Әмирҗан Нисапов, Тимерҗан Шәисламов, Мөбәрәк Гәрәев, Нәсһәт Әхәтов. Алар өлкәннәргә терәк булып, сугышка алынган әти-туганнары урынына калып, тормыш йөген төптән тартып, фронтны икмәк белән тәэмин итү өчен, киләчәк тормыш өчен көчләрен кызганмый эшләгән малайлар.
1935 елда ачылган Күрдем җидееллык мәктәбендә укулар туктатылмый. Мәктәп директоры Әмир Дәүләтшин, физкультура укытучысы Шәйхлислам Сәфәров Саратов шәһәренә политработниклар курсына укырга җибәрелә, аннан сугышка алыналар. Яшь укытучылар Шәүкәт Усманов, Фәйзелгаян Шакиров, Габдрахман Зөфәров, Мөхәммәтгәрәев (исемен хәтерләмиләр) сугышка алыналар. Алар безнең авылныкы булмый. Директор итеп Гайшә Шарыгина билгеләнә. Зәкия Хуҗина, Кәүсәрия Дәүләтшина, Нәҗибә Садрыева, Ваһидә Таһирова, Разыя Сәфәрова, Ләйлә Садретдинова балалар укыта.
Директор Гайшә Шарыгина истәлекләреннән (инде мәрхүмә): «Коллективта бер ир укытучы да калмады. Хуҗалык эшләре безгә калгач, авыр булды, ләкин бирешмәдек, беребез дә эшне ташламадык. Укучыларны мәктәпкә җәлеп итү елдан-ел авырлаша барды. Сугыш озакка сузылды. Әтиләр кайтмады, әниләр алҗыды. Басуда күп эш кул көче белән башкарылды. Колхоз эшеннән беркем дә читтә калмады. Укытучыларга да урак урырга норма бирелә. Төнен МТС комбайнына капчык бәйләргә чыга идек. Яшь кенә кызлар Зәйтүнә Ибраһимова, Сәлимә Саманова, Сәкинә Нугаева, Зөһәйрә Ханова, Фәгыйлә Исламова, Нәсимә Баһаутдинова, Кифая Ханова, Самания Камалова Күрдем машина-трактор станциясе оештырган курсларда укып, комбайнчы, тракторчы булдылар. Алар Шулган, Акбулат, Аксәет, Кодаш авыл Советлары авылларына эшкә җибәрелде. Халык бик тырыш иде. 6-7 класс укучылары ат белән җир сөрде, җир тырматканда, станцияләргә ашлык ташыганда үгез, сыер җитәкләп булыша иделәр. Язып үткән механизатор кызлар Кифая Ханова ( II-Җиремҗибаш), Нәсимә Баһаутдинова (Күрдем) безнең арадалар.
Менә мин күзләре начар күргән хезмәт ветераны 1929 елгы Абзал Ихсановның улы Камил йортындамын.
– Ходайга рәхмәтлемен, миңа 90 яшь. Президентыбыз В.В. Путинның Рәхмәт хатын алдым. Улым, ике кызым – горурлыгым! Йортым бикле инде, әбием вафат, урыны оҗмахта булсын. Олыгайгач, Нефтекамадагы кызларым карады. Печән чапкан, урак урган басуларны, авылны сагындым. Үткән ел улым авылга алып кайтты. Хан сарае кебек йортта яшим. Киленем Инзиләгә яхшы мөгамәләсе өчен рәхмәтлемен. Сугышка безнең Ихсан нәселеннән Талипов Муллаяр, Әхсән, Әслам, Гафан, Хәйбулла Гарифҗановлар, Ниязый Мусин алынды. Муллаяр, Әслам, Хәйбулла исән-сау әйләнеп кайтты, матур гомер кичерделәр. Балалар үстерделәр, эшсөяр кешеләр булдылар. Мин,12 яшьлек малай, гаиләдә Мәрзия инәй белән үзем генә, әти иртә үлде. 5 класстан соң укый алмадым. Яшьтәшләрем ни күрсә, мин дә шуны күрдем. Аякта чабата, аны үзем үрергә өйрәнеп алдым. Җирек агачыннан калып эшли идек. Юкә агачы кабыгын сыдырып, суеп, чабаталык юкәне калып өстеннән тарттырып куябыз. Башын да, кабыргаларын да юкәдән үрәбез. Аякка чолгау урыйбыз. Аны заготовитель дә фронт өчен дип җыя иде. 15 яшем тулгач, районнан мине һәм биш егетне Каменск-Уральск шәһәренә ФЗОга укырга җибәрделәр. Чыдасаң, чыда – көненә 700 грамм икмәк бирелә, соңыннан кило ярымга җитте. Заводта эшлибез. Аннан Ерак Көнчыгышка җибәрделәр, шуннан Сахалинга дүрт елга хәрби хезмәткә. Шулай үтте яшьлек елларым, – дип сөйләп үтте Абзал Ихсанов.
– Әниебез Мәрзия Шәрифулла кызы – горурлыгыбыз! Күпме көч һәм сабырлык, тырышлык кирәк булган аңа җиде баласын тәрбияләргә. Әткәй Ленинград фронтында ятып калды. Без, 10-12 яшьлек малайлар, колхоз эшенең төбенә җигелдек. Әтидән калган запас ашлык бетте, черегән бәрәңге күмәче, кычыткан, алабута, какы, көпшә – төп ризыгыбыз иде. Безне ачлыктан урман коткарды. Ашарга яраклы нәрсә бар, барысын да кулланды халык. Үсә төшкәч, Куеда, Яңавылга чәчү орлыгына йөрдек, көзен, кышын фронт өчен үстергән игенне заготзернога ташыдык. Олыларга ныклы терәк булдык. Ачу-Елга басуында кар өстеннән бәләкәй чаналар белән көлтә ташып туңып кайтканымны һич онытмыйм. Азмы-күпме көчебез белән дошманны җинүгә үз өлешебезне керттек, – дип искә ала Күрдемнең имам хатибы Мәгъдән Атнабаев.
Башкортстанның халык шагыйре Ә. Атнабаев үз истәлекләрендә болай язып калдырган: «Ленинград өлкәсеннән эвакуацияләнгән Соловьева Рәйсә Васильевна мәктәптә рус, немец теленнән белем бирде. Фая Беркутова, Әдия Шарыгина башлангыч сыйныфларны укыта башладылар. Марс Әхәтов, Әхмәтнәби Ибәтуллин, Ринат Сәфәров, Тимергаян Саманов, Каһим Әүхәтов, Җәүдәт Гатауллин, Тәкълимә Кәрамова, Хөрмәт Мансуров, Шәрифҗан Кәшфуллин, Фәнәви Миңлиев, Рәхимҗан Шәисламов, Мигать Шәрәфиев, Сәлим Хәмзин, Нәсимҗан Ибраһимов, Лилия Нургалиева, Вил Миңнебаев һәм башкалар зур тырышлык салып укыды. Балалар нык ябыклар, туганнарыннан калган кырык ямаулы кием, күзләрендә сагыш. Укытучылар җитмәде. 7 класс белем белән мин рәсем дәресеннән кердем, пионервожатый идем. Дәрестә ачлыкны онытып тыңлыйлар, суык мәктәптә өшеп беткән куллары белән матурлап язарга, эшләргә тырышалар. Сугыш чоры булса да, балаларда укырга теләк көчле булды. Шунысы хәтеремдә уелып калды: җидееллык мәктәпне бетергәч, әнием Зинира сеңелемне, кәҗә җитәкләтеп, Аксәет урта мәктәбенә укырга җибәрде. Кәҗә сөте файдалы, тамагың тук булыр, дигәндер инде. Аның белән бергә Тәнзилә Әхмәтова, Шәмгыя Фәрхетдинова да барды».
Зинира Атнабаевага кадәр Әнгам абыйга да Аксәеткә барып кайтырга туры килә. Безнең мәктәптән Мөгаллим Әхмәтов, Нәсһәт Әхмәтов, Тәгъзимә Кәримова һәм Әнгам Атнабаев 1943 елның көзендә укырга китәләр. 150 сум акча түләргә кирәк. Бары Мөгәллим генә түли ала, калганнар кире кайта.
Күрдем МТСы политругы Гафар Миңнебаев сугышка алына. Хәнифә апа биш бала белән кала. Миңа аның олы кызы, Башкортстанның мәгариф отличныгы Азалия Нургалиева белән эшләргә туры килде. Мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укытты, директор да булды. – Әтиебез фронттан: «Өстегезгә кияргә нәрсә бар, шуны киегез дә укырга барыгыз. Укысагыз, киләчәктә өстегез бөтен, тамагыгыз тук булыр. Хәнифә, дөньясына ачу итеп балаларны рәнҗетмә!» – дип язган иде, – дип сөйли иде ул.
Бу гаилә балалары зур кешеләр булды. Руфил – биология фәннәре кандидаты, университетта профессор, БР Фәннәр академиясенең почетлы академигы. Вил – биология фәннәре кандидаты, Казан шәһәрендә СССРның КФАН биология институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре булды. Азалия, Луиза укытучы һөнәрен сайладылар. Энеләре Феликс, кызганычка каршы, иртә вафат булды.
Ачлык. Аның ачысыннан да авыры юктыр. Балалар иртә таңнан элмәгә китә. Кайрысын әниләр корытып кул тегермәнендә тарттыра, шуңардан ризык әзерли. Хезмәт көненә бик аз иген бирелә. Яшәргә кирәк бит. Эчкә бәйләп алып кайту әмәлен таба кешеләр. Тотылсалар – төрмә. Урланган ашлыктан балалар базда кул тегермәнендә ярма яра, кеше белергә, ишетергә тиеш түгел. Язын кызлар басу буйлап тезелешеп утауга чыга, көзен әниләре белән урак ура. Ул елларның кызлары Галиуллина Бәһия, Катифә һәм Мәгафия Саманова, Хәйрә Идрисова, Хәзимә Исламова, Күрдем киленнәре Рәсимә Кәримова ( Яңавыл районы), Кифая Мостафина (Татарстан), Фәния Гарифуллина (Бүлкайпан) безнең арада. “Тыл геройлары” китабына кертелгәннәр. Алар колхоз басуыннан башагын да җыйды, укырга да тырышты. Мәгариф ветераны Лилия Нургалиева болай хәтерли: «Беренче класска укырга кергәч, һәрберебезгә 12 битлек буйлы дәфтәр бирделәр. Башка юк. Иске китап, гәзитнең ак өлешенә яздык.
... Икмәк юк дәрәҗәдә, ашлык хөкүмәткә озатыла, амбарлар буш. Без, балалар, Куедага ипигә йөрибез, күп вакыт буш кайтабыз.
... Куеда янындагы таудан җиләк җыеп икешәр мәртәбә Куедага итеп сатабыз, яисә эпи, ярмага, бәрәңгегә алмашабыз».
Шагыйрь Ә.Атнабаев «Чиратлар» шигырендә:
«...Чакрымга сузылган чиратлар
Хәтердә саклана бүген дә:
Хатыннар икмәккә тордылар
Магазин ишеге төбендә.
Көзге төн шикелле чиратлар...
Минем дә чиратта торган бар:
Бер салыр умачлык онга да,
Бер кашык тозга да торган бар».
Ә «Кара икмәк» шигырендә:
«Кара икмәк бәләкәйдән таныш,
Беләм аның кыйммәт икәнен.
Бер телеме өчен кешеләрнең
Таңга кадәр чират көткәнен.
Икмәк хәле зур мәсьәлә булган:
Йөз граммлап аны бүлгәннәр.
Кош теледәй шул граммнар өчен
Сугышканнар, хәтта үлгәннәр...»,
– дип яза.
Малайлар, кызлар Кыткы-Елга, Казанчы, Танып-Чишмә авылы урманнарында олылар белән бергә урман кискән, торф чыгару эшенә җибәрелгән.
1943 елның мартында Сталинград өчен барган сугышларда каты яраланып, Хуҗи Әхмәтов кайта. Аны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Укыту-тәрбия эше туктатылмый. Мәктәпкә яшьләр эшкә килә. Сугыштан кайтканнар Нәгыйм Әхмәтов, Мөхәмәтнур Мирсаяпов, яшь кызлар Рәшидә Сабанакова, Рәсимә һәм Зөһәйрә Хуҗиналар, Тимергази Исламов, Мөстәкыйм Шәрипов (Аксәеттән), Асия Имаева, Гарифә Әхтәрова укытучы эшен йөкләп алалар.
1944 елның язында күргән авырлыклар драматург Ә.Атнабаевның «Юллар өзелгән вакыт» драмасында ачык чагыла.
Ана назын, әти сүзен ишетмәгән сабыйлар сугыштан соң аякка басты, эштә чыныгып үскән балалар хезмәттә шулай дан алды. Күрдемнең 36 яшүсмере тыл геройлары исемлегенә кертелгән.
Хезмәт ветераны, авылның имам хатыйбы Мәгъдән Атнабаев изге догада.
– Без күргәнне оныкларыбыз, балаларыбыз күрмәсен, балачагыбызны сугыш урлады. Онытмагыз! Без тыныч тормыш өчен көрәштек, эшләдек, укыдык, –ди ул.