Барлык яңалыклар
Тарих
11 август 2020, 13:34

Хәтер җебе өзелмәс

Кеше хәтере гомерлек, ә гомере бик кыска. Әманәт булып, буыннан-буынга күчкән хәтер үлемсез була. Нинди генә чорда яшәсәң дә, тормыш – ул дарья. Исрад хан: «Без кайтмабыз, ләкин онытмагыз, буын чылбырлары саклансын», – дип язган. Бу сүзләр безгә дә кагыла бит.

Мин Чургылды башлангыч мәктәбендә 40 елдан артык балаларга белем биргән инәем Рәйсә Гыйльмуллинаны олы хөрмәт белән искә алам. Инәем һәр укучысын балачак дип аталган сихри дөньяга алып керде. Башлангыч мәктәп – ул барыннан да бигрәк бер генә укытучының иҗади хезмәте. Ә кайда соң аның хезмәтенең юл башы?
Ул Гашия һәм Яхъя гаиләсендә дүртенче сабый булып туа. Гаиләдә биш бала. Әтисе бик тырыш, намуслы, гадел булган. Әнисе дә бер эштән дә куркып тормаган. Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Бер төнне алар тәрәзә шакуга уянып китә. Авылның активы булган күршесен танып, зүрәтәй аның янына чыга. Күршесе идарә утырышы булып, иртәгә аны кулга алачакларын әйтә. Зүрәтәй качып чыгып китә. Иртән бар мөлкәтне: сепаратор, лобогрейка, ике атны, башка малларын алып китәләр. Үзләренә мунчада яшәргә рөхсәт бирәләр. Көннәрдән бер көнне Гашия зүрнәй кызы Рәйсәгә зур гына төенчек тоттырып, кайсы юлдан барырга кирәклеген өйрәтеп, юлга озата. Инәй Гәрә камышларына яшеренеп, әтисенә ашау ташый. Бераз тынычлангач, зүрәтәй өенә кайта. Авыл халкы аңа ихтирамлы булып, кирәкле урыннарга хәбәр итмиләр.
Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри шул. Зүрнәй соң гына урактан кайтышлый басмадан чыкканда Гәрәгә таеп төшә, үпкәсенә салкын тия аның. Озак кына авырып яткач, Яхъясын, биш баласын ятим калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома. Гаиләгә бик кырыс, усал үги әни килә. Янә ике бала туа.
Инәемнең укырга теләге зур була. Гәрәбаш башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, укуын Шулганда дәвам итә, укырга керерегә зур ниятләр кора. Ләкин сугыш бар хыялларын челпәрәмә китерә. Инәйне Чургылды башлангыч мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Үзе яңа гына парта артыннан чыккан кызга баштарак бик авыр була. Класста балалар күп. Башта тамаклары тук, өсләре бөтен була, ә тора-бара, сугышның өченче елында, балалар да, авыл халкы да үзгәрә.
Инәемнең сөйләгәннәре хәтеремдә яңара:
«Класста әкренләп шаяру, көлүшеләр тынды. Ачлык үзен сиздерә башлады. Мәктәп суынды. Кара савытлары туңа иде. Дәфтәр-китапларга да кытлык сизелә башлады. Утынны чиратлап китерә башладылар. Шәмсегаян апа кызлары белән коры-сары утыннан өзмәде. «Хәсәнов Имаметдин батырларча һәлак булды» дигән кара хәбәр дә авылга иң беренче алар гаиләсенә килде. Улы Мидехәт бу хәлне бик авыр кичерде. Күп тә үтмәде Сәфәргали абзыйның да хәбәре килде. Ул да сугыш яланында хәбәрсез югалды. Аның балалары да ятимлек ачысына, кара кайгыга батты. Мин балаларның күңеленә күз салырга өйрәндем. Укучы йөрәгендә кайгы ятканда, дәрес кайгысы буламы соң?! Андыйларга саксыз кагылу үтә аянычлы. Моңсу, сагышлы күзләрдә олыларча уйчанлык, ямансулык чагыла, яшь тамчылары менә-менә тамам дип кенә тора. Мин үзем дә үги әни кулында үскәч, авыру йөрәккә мәрхәмәтле булырга өйрәнә башладым.
Ашау ягы такырайды. Беркөн Шәмсегаян апаларга хәл белеп бардым. Алар өстәл артында тезелешеп утырганнар да, зур гына табактан агач кашыклар белән аш ашыйлар. Шәмсегаян апа юан элмәнең кайрысын куптарып алып, корытып, киледә төеп, аңа ике-өч бәрәңге кырып, бер-ике калак он салып пешергән икән. Кызлары бик уңган, акыллы булсалар да, ятимлек аларга укуларын дәвам итәргә бирмәде.
Мәктәп мөдире Шәмсекамал апа үзе теләп фронтка киткәч, мәктәп белән җитәкчелек итү минем өстә калды. Авыр булды, ләкин мин барысына да түзәргә, җиңәргә өйрәнгән идем инде. Сугыш беткәч, җиңел булуына өметләнә идек. Ләкин сугыштан соң да авыл тиз генә күтәрелеп китә алмады. Баһадирдай ир-егетләребез илебез тынычлыгы өчен чит җирләрдә башын салды. Кайтканнары да я инвалид, я авыр тән җәрәхәтле иде».
Менә гади генә авыл укытучысы язмышының бер өлеше. Аның язмышы ил язмышы белән бер җепкә бәйләнгән. Туган илгә төшкән авыр сынаулар безнең инәйләр иңендә яткан. Алар сынмаган-сыгылмаган. Язмыш җиленә каршы торырлык көч таба алган.
Инәй 1946 елда сугыштан орден-медальләр тагып кайткан егет – башкорт атлы дивизиясе радисты, сержант Фәхриулла Гыйльмуллин белән тормыш корып җибәрә. Ике ятимгә үз дөньяларын теркәү җиңелдән булмый. Еллар үтү белән, тормышлар җайга салынгач кына әтиебез, биш баласын калдырып, 53 яшендә бакыйлыкка күчте. Инәй бу сынауны да җиңеп чыга алды. Биш баласын да лаеклы үстерде. Ике кызы югары белемле. Берсе РСФСРның мәгариф отличнигы, икенче кызы югары категорияле шәфкать туташы булып хак­лы ялга чыктык. Энебез генә арадан яшьли китте. Ул эшен оста белгән моторлар төзәтүче иде. Инәй оныклары белән дә горурлана алыр иде: ике оныгы фән кандидаты, арада хәрби очучы, тәрҗемәче, ветеринар, хәрби төзүче, укытучы, медицина хезмәткәре дә бар.
Менә бит, инәй, хәтер җебе өзелми һәм өзелмәс тә. Алар буыннан-буынга кан аша тапшырылыр дип ышанам.

Фәрзәнә Хатыйпова, хезмәт ветераны.
Чургылды.
Фото:61detsad.ru
Читайте нас: