Барлык яңалыклар
Тарих
11 август 2020, 14:30

Мин Җиңү көне баласы

Әтиебез Хаҗи Әхмәтов Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлингача барып җитә. 1943 елда каты яралана, шулай да туган якларга исән-сау әйләнеп кайта. Әниебез әтине сугышка озатканда апабызга өч ай булган. Сугыштан соң гаиләдә тагын өч кыз һәм биш малай дөньяга килә. Тугыз баланың берсе авырып вафат була. Сигезебез исән-имин үстек. Әти вакыт-вакыт эчен тотып, арлы-бирле йөренә, э-эх, дип түзәлми ишек алдына чыгып тәгәри иде. Кулында гел сода салынган сулы стакан. Без кечкенә чакта аның ни өчен өзгәләнгәнен белми идек. Азрак үсә төшкәч, әтиебез Хаҗи Әхмәт улы дошман снарядыннан каты яраланып, бер ел хәрби госпитальдә ятканын, снаряд ярчыгының эченнән кереп, кабыргасыннан чыкканын белдек.

Ул Көнбатыш Украина фронтында сугыша. Аның йөргән юлларының картасына күз салсак, ул Смоленск, Сумы, Винница, Гомель, Вильнюс, Новгород, Харьков, Словакия җирләрендә дошманга каршы сугышкан. Башың әйләнерлек урау-урау юллар үтеп, Берлинга барып җиткән ул. 1942 елдан башлап взвод командиры ярдәмчесе, пулемет взводы командиры була. Аның күкрәген «Германияне җиңгән өчен», Кызыл Йолдыз ордены һәм юбилей медальләре бизи иде.
Хәрби лейтенант исемен йөрткән әти белән горурланып яшәдек. Кечкенә чагыбызда ул безгә генерал булып күренә иде. Бик таләпчән, туры сүзле, мәдәниятле кеше булды. Бала җанлы иде. Безне җыеп, маршировать итеп, елга буена су коенырга алып төшә. Кечерәгебез аның җилкәсенә менеп утыра. Әни белән тату гомер кичерде алар. Әни шундый тыйнак, ягымлы, мәхәббәтле иде. Әти аңа һәрвакыт шаярып җырлый торган иде:
Кыптыр-кыптыр туныңны
Кыптырдатып киярсең.
Бәхетеңә туры килсә,
Карт булса да сөярсең.
Әти 1913 елда Кальтәү авылында туган. 1935 елда Камчатка утравында хәрби хезмәт бурычын үтәп кайта. Үзеннән күпкә яшь Саимәгә өйләнеп, тормыш корып җибәрә. Өч ел фронтта булып, яраланып кайткан якыныбыз күп еллар интекте. Соңрак аңа катлау­лы операция ясадылар, хәле азрак яхшыргандай булды. Аны Фәнгә авылында «Алма тау» колхозы рәисе итеп билгелиләр. Сугыш елларында «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Бигәнәйдә сельпо рәисе булып эшли, соңыннан исә, мәктәптә физкультура дәресләре укыта, 1980 елда ул ГТО нормативларын тапшырып, көмеш медальгә лаек була.
Әниебез 15 яшеннән укытучы булып эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы гомерен балалар укыту-тәрбияләүгә багышлады. Читтән торып югары уку йорты тәмамлады. Мәктәпкә йөри алмаган балаларны кичен өйдә укыта иде. Без, балалар, зур әниебез карамагында булдык. Дөнья тоткасы булган зур әниебез көчле рухлы, булдыклы, таләпчән иде. Яшь чагында депутат булып Уфаларга кадәр йөргән. Адашмас өчен йөргән юлларымны акбур белән билгеләп бардым, дип сөйләгәне хәтердә. Тезелешеп торган сигез баланың тамагын туйдырып, өс-башын ныгытып мәктәпкә озата. Мин аның кәлүшен киеп мәктәпкә йөрдем. Сугыштан соң тусам да, ярты буханка кара икмәк өчен көн буе чиратта тора идем. Кеше күп, этешеп-төртешеп изеп бетерәләр. Гаиләбез ишле, икмәкне яртыга кисеп кенә саталар, шуның өчен кабаттан чиратка басам. Бервакыт Тәтешледән бер бидрә керосин күтәреп кайттым. Буем да кечкенә, бидрә чайкалмасын өчен акрын гына атлыйм. Чабата кияргә дә туры килде, кеше күргәнне күрдек. Еллар үтеп, үзебез әти-әни яшенә җиттек, балалар үстердек. Үземә ачы бала кайгысы күрергә дә насыйп булды. Хәзер лаеклы ялда, тыныч, мул тормышта яшибез. Үткәннәр гел истә. Яшьлегебез авыр елларга туры килсә дә, без зур тату гаилә идек. Ятимлек күрмәдек, әти-әниле булдык.

Нәсимә ӘХМӘТОВА.
Югары Тәтешле.
Читайте нас: