Ачлык безгә агач кайрысы ашарга да (элмә каерысын корытып, тарттырып, оныннан көләчә пешерәләр иде) мәҗбүр итте. Ул көләчәне сөт белән ашасаң, ашказанга җиңелрәк. Әлбәттә, сыер асрый алганнар гына болай булдыра алды. Черек бәрәңге кәлҗемәсе, үлән – менә безнең бар ашаган ризык.
Тиешенчә ашый алмасак та, өлкәннәрдән калышмый эшли идек. Хәтердә, иптәшләрем Әминә Сираҗетдинова, Әҗминур Шәймиева, Миңзифа Насыйбуллина, Фатыйма Шәйдуллина (алар берсе дә исән түгел инде) белән басуда торып калган башакларны җыябыз. Һәр көлтә 15шәр килограммга җитә. Моның өчен тәүлегенә берничә кашык он бирәләр. Безгә аңардан да кадерлесе юк иде. Аннары ашлык сугу башлана. Без, кызлар, ат молотилкасында эшләдек. Өйгә кунарга да кайтып тормый идек. Хатын-кызлар һәм балалар – барлык булган эшче көч. Үскәнрәк малайлар ат белән басу сөрергә чыга. Малкайлар ябык, хәлсез. Балалар аларны кызганып, үз ризыкларын ашата.
Укулар, гадәттәгечә, сентябрьдән башлана иде. Китап-дәфтәр юк. Хәтердә, зур түземсезлек белән көн дә информбюро хәбәрен көтәбез. «Кара тәрилкә» урамга бер. Эвакуацияләнгәннәр дә күп. Алар да яңалык тыңларга килә. Үзләренең илләре азат ителүен ишетсә, җир-күк сөенә. Мин әле дә сугыш турында тапшыруларны, киноларны күз яшьләрсез карый алмыйм.
Әйе, Ходай Тәгалә миңа озын гомер бүләк иткән, 90 яшьтәмен инде. Югары белемгә ия булып, 45 ел мәктәптә балаларга белем бирдем. Тормыш иптәшем Камал Садрыев – Бөек Ватан сугышы ветераны. Аңа немецлар гына түгел, японнар белән дә сугышырга туры килә. Шуңа да ул 1950 елда гына әйләнеп кайта. Тыныч тормышта ул балаларга физкультура дәресләре алып барды, бухгалтер булып та эшләде. Иремнең фани дөньядан китүенә алты ел булды инде.
Безнең буын кичергәннәр бер китапка да сыймас. Әмма гәзит битендәге кечкенә мәкалә дә күпне әйтә ала.