Флаг, Герб һәм Гимн — дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары, алар рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, горурлык хисен чагылдыра, халыкның милли-мәдәни үзенчәлегенең нигезен тәшкил итә. Нәкъ менә үз илеңнең дәүләт символларына ихтирам белән бергә һәркайсыбызның гражданлык һәм патриотик үзаңы формалаша, Ватанны ярату хисе тәрбияләнә.
Аклы-зәңгәрле-кызыллы флаг, тарихи чорларны үтеп, 1994 елда яңадан Русиянең дәүләт символы статусын алды. Илебез динамикалы иҗади үсеш юлында бара, дөньяның бөек дәүләте статусын кайтара. Хәзер безнең дәүләт флагын Җир шарының барлык почмакларында да беләләр. Андагы һәр төс үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм бәйсезлекне, зәңгәр – ышаныч һәм рухиятне, кызыл бөеклек һәм куәтне чагылдыра. Әлеге сыйфатлар безнең җәмгыятьне берләштерә, илнең республика бөтенлеген чагылдыра.