– Әни, аларда да чалгы юк, – дигәненә бик аптырадым.
Йомыш белән тагын бер-ике өйгә кердек, әмма берсендә дә чалгы тапмадык. Чалгысыз авыл була мени, дип аптырап торганда бала чираттагы капкадан чыкты.
– Әни, син тормыштан артта калгансың, мин нигә чалгылары юклыгын ачыкладым – аларның барысында да триммер. Чыннан да, печән хәзерләмәгәч, нигә кирәк ул чалгы?! – ди кызым.
– Менә сиңа, мә! – дип тел шартлатудан башка чара калмады. Шулай да, “Болар өлкән кеше, боларда чалгы булмый калмас!” – дип, олы яшьтәге бер апаларга юнәлдем. Чыннан да, аның чалгысы «эшен яңа бетереп», сулы ваннада «ял итеп» ята иде.
– Үзем дә яңарак кына ихатаның үләнен чабып алдым әле, бил буе булган иде. Ал, кызым, ал, түлке янылмаган, – дип, хуҗабикә чалгысына ишарәләде.
Мин янугычны кесәгә салып, ниһаять, корал табып килгәндә, чалгы сорап кергән йортларның берсендә яшәүче егет триммерын тотып килеп җитте.
– Бик интегеп утыйсыз, үзем генә йөртеп чыгыйм әле, – дип, биш минут эчендә обелиск тирәсен кистереп тә чыкты.
– Тамырлары кала бит болай! – диюемә кызым:
– Әни, рәхмәт әйт, беләкләр беткән иде үлән йолкып! Тамыры калса соң, үсә торырлар – шушылай кисә торырлар, – дип, минем авызымны япты.
Әлбәттә, без ике сәгатьләп интегәсе урынны ун минут дигәндә чистартып чыккан егеткә рәхмәтләр укып калдык. Әмма сенажга ваклаган кебек вакланып, тирә-якка чәчелгән үләннәргә карап эч поша гына бит! “Күпме печән әрәм булды!” – дигәнемне сизми дә калдым.
Балалар пырхылдап көлеп җибәрде. “Печән әрәм булды”ны каян аңласын инде алар?! Печән кадерен белмәүче буын бит. Заманында, яланда уймак кадәр чабылмаган урын күреп кайтса да, әткәй, чалгысын күтәреп, шунда китә иде. Бүлеп биргән печәнлекнең печәне абзар тулы малга кышкылыкка җитмәгәч, печәнне кем кайдан таба ала, шуннан эзләп чаба идек бит. Ул чакта һәр йортта икедән дә ким сыер асрамыйлар иде. Аның янына башмагы, бозаулары, унар-егермешәр сарык, күп кеше ат тота иде, кош-кортын сөйләп тә торасы түгел инде. Хәзер авылда мал да юк, печәнгә мохтаҗлык та юк, аның кадере дә юк.
– Әни, син печән жәллисең, әнә бит, урам тулы печән! – дип уйларымнан бүлдерә балалар.
Әйе, элек тап-такыр булган авыл урамнарын хәзер, чыннан да, үлән баскан. Яшәлгән йорт аллары гына чабылган. Ә андый йортлар бик сирәк, урамның калган җирендә, тыкрыкларда куе үлән үсеп утыра. Авылларга бөтенләй хас булмаган бу күренеш, әлбәттә, күңелне кыра. Тик бу – чынбарлык, бәләкәй авылларның күбесе шушындый хәлдә.
Безнең очны гына алыйк: егерме йортның дүртесендә генә яшәүче калган, дүрт йортка өч әби, бер бабай. Иң яшенә 76 яшь, өлкәнрәкләренең яше туксанга җитеп бара. Балалары кайтмаса, урамны тәртипкә китерү аларның кулларыннан килми. Хәер, сирәк-мирәк кайткан чакларында да балалар үз ихатасындагы эшләрдән бушамый. Шулай итеп, авылларның төсе китә, алар чүп үләненә күмелеп утыра. Туксанны куучы бабайларда чалгылар бар да ул, әмма алар чормадан төшми.
...Кулга чалгы тотып селтәнмәгәч, күңел булмады. Шуңа да кичен үзебезнең хуҗалыктагы чалгыны эзләп табып, чишмә буен чабарга киттем. Аны да үлән баскан иде. Рәхәтләнеп бер–ике ал чыга алдыммы, заман техникасын күтәреп, теге егет килеп җитте.
– Интекмә, апа, хәзер чабып чыгам, – дип, мин сүз әйтергә өлгергәнче выжылдатып печәнне чабып та чыкты. Тирә-якка тәмле печән исе таралды. Әмма аның исен ни яшь егет, ни минем балалар аңламады, күкрәк тутырып, ләззәтләнеп, кичке һавадагы печән исен иснәвемә сәерсенеп кенә карап куйдылар. Чалгысыз авылда үскән балаларга печән исе нәрсә инде ул?!
Печән эпопеясе
Элек авылларда җәен бөтен сүз печән турында гына булыр иде. Тәүдә печәнлекне берничә тапкыр карап «разведка ясап» кайтасың – үскәнме, куемы, чабып китмәгәннәрме? Сирәк кенә булса да андый хәлләр дә булгалый иде. Колхоз малларына кышкы азык хәзерләп бетми торып, халыкка печәнгә төшәргә рөхсәт юк. Печәнлекләрне хәтта карап, тикшереп йөриләр иде, мондый хәл була калса, авыл Советына гына түгел, хәтта районга чакыртулары да бик ихтимал.
Печән алдыннан бер көнне сайлап алып, әткәй чалгыларны әзерли: сабын рәтли, бөгәрҗәсен ныгыта, таптый. Печән вакытының иң төп коралы ул чалгы, шуңа да хуҗалыкта аңа игътибар зур. Яхшы хуҗа чалгы сабына дип яшь чыршыларны кыштан ук әзерләп куя. Ярылмасын өчен кайрысын салдырмый гына кояшта киптерә. Ә инде печән алдыннан алар тип-тигез, шома сапка әйләнә. Бөгәрҗәсенә «чималга» дип, эштән соң муеллыкка барып кайта (кайберәүләр аны имәннән эшли). Һәм менә суга тыгып куелган чалгыларны алып, бер-бер артлы аларны тәртипкә китерә. Чалгы таптау – бик җаваплы, четерекле эш, шуңа күрә ул аны озаклап, җентекләп, ваксып эшли. Ә инде чалгылар әзер булгач, канәгатьлеге йөзенә чыккан әткәй аларны бакчадагы карт муел агачына элә.
Рөхсәт булгач, бөтен халык иртә белән печәнгә җыена, бу вакытта авыл гөж килгән умарта күчен хәтерләтә. Иртә белән атлар җигелә, ихатаңда атың булмаса, төшкелеккә дигән ашны күтәреп, җәяү атлыйсың. Көндезге эссегә кадәр чабып калырга кирәк, дип, иртәнге биштә-алтыда урманга китә идек. Бил тиңенте үлән, иртәнге чык, кошлар сайрый, җиләк исе – искиткеч матурлык! Чыкта чыланган киемнәр эш барышында тәндә кибә иде. «Чык файдалы ул» дия торган иде әнкәй. Кая анда балаларның шыңшуы, уфтануы – печән вакытының мөһимлеген һәркем аңлый. Чапкан печәнне кечкенәләр таратып бара, арасында мал ашамастай эре, исле үлән булса, шуларны чүпли. Бала-чаганың кул астына керердәен олылар үзләре белән басуга алып китә, казларны карап, бозауларны эчереп торыр өчен хуҗалыкта бәләкәйрәкләр – печәнгә ярарлык булмаганнар гына кала.
Иң алдан, тугызлы чалгысын тотып, әткәй үзе баса, аның артыннан җиделе чалгы белән әнкәй һәм без – балалар. Әткәй киң алдырып, «ялап» чаба, аның арты матур булып, «пеләшләнеп» кала. Бөтен басуны чалгы җыры биләп ала, куллар арыса да тукталып калмыйсың – чөнки арттан үкчәңә бастырып икенче чабучы килә. Хәтта покослар белән бергә ауган кып-кызыл җиләкләрне алып кабарга да вакыт юк. Көне буе эшләп, эт булып арысаң да, күңелдә шундый рәхәтлек – печәннәрнең калын булып үсүенә, көннәрнең яхшы торуына сөенәсең.
Иртән чабылган печәнне, көн кызу торса, төштән сон әйләндерергә ярый, ә икенче көнне инде ул күбәләрлек була. Аннары иң җаваплы мәл җитә – чүмәлә салу. Иң оста бер кешене әткәй чүмәлә башына бастыра, еш кына ул әнкәй була иде (соңрак минем дә хәтсез генә чүмәлә башында торганым булды). Түбәдә торучының эше печәнне тапап, тыгызлап бару гына түгел, иң мөһиме, чүмәләне соңыннан аумаслык, су үтмәслек итеп, дөрес өяргә кирәк. Аста булсак, әткәй безне «каплатып сал!» дип, сәнәк белән күтәреп килгән печәнне дөрес итеп бирергә, югарыда торсак «урталыгыңны ныгыт!», «уң ягыңны тигезлә!» дип өйрәтеп торыр иде. Аннары, «төш инде , кызым, очларга кирәк булыр», – дип , чүмәләнең бер як бәкәленә сәнәген батыра да, кулын сузыр иде. Соңгы штрих итеп – аның түбәсенә әткәй су үткәрмәстәй печән ыргытып куя һәм без як-ягын тырма белән тырмалап чыгабыз.
Чүмәләнең тышкы кыяфәте дә бик мөһим, ул тигез, матур, ныклы булырга тиеш. Мин үзем, кайда гына күрсәм дә, чүмәләләргә һәрчак игътибар итүчәнмен, аларга карап хуҗасын билгеләп була. Ә инде печәнне чүмәләләргә салып, ялан бушап калгач, бер куак төбенә утырасың да, шушы матурлык белән сокланасың, рәссам булмаганыңа үкенәсең. Печәнне чабып, җыеп алгач, җир рәхәтләнеп кала, иркенләп тын ала сыман.
Төшке аш – иң күңелле мәл. Авыл кешесенең сые авылча була: тозланган иттән пешергән аш, яшел суган белән каймактан ясалган салат, йомырка, катык, киткәндә генә түтәлдән өзгән кыяр, мәтрүшкәле тәмле чәй. Гөрләшә-гөрләшә тамак ялгагач, әткәй 3-10 минут «тир катырып» ала да, яңадан эшкә тотынабыз. Ә инде әткәй эштә булган көннәрдә, без, балалар, урманга үзебез генә киләбез, чөнки вакыт бик исәпле. Кояш төшмәгән күләгәле урындагы печәннәрне кояшлы урынга алып чыгып киптерәбез, әйләндерәбез. Печән артык кибеп китсә дә әйбәт түгел, сына башлый, шуңа аны вакытында күбәләргә, чүмәләгә салырга кирәк. Салган чүмәләләрне әткәй ошатмаса – бетте, шуңа күрә алар сыек, кәкре булмасын өчен, тырышып эшлибез, яланны тырмалап чыгабыз – үзең чапкач, печәннең бер учы да кадерле.
Печәнне алып кайтып абзарга керетү – үзе бер эпопея. Тәүдә транспорт мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Ат белән ташыган чаклар да була иде. Әмма алай озак, дистәләгән рейс ясарга туры килә. Күп очракта без күрше Рәвил абыйның тракторы белән алып кайта торган идек. Вакыт тыгыз, йөгерә-чаба эшлисең, тир ага. Печәнне арбага төяп беткәч, трактор кайтырга кузгала. Ул печән өстендә кайтулары! Кемдер чәрелдәп сәнәгенә ябыша, кемдер сузылып ята да, ял итә. Мин исә югарыдан тирә-якның матурлыгына хозурланып, карап кайтырга ярата идем. Урманнан өйгә кайтып җитәр ара ял өчен бирелә, чөнки ихатада эшнең иң авыры көтә – печәнне түбәгә тутыру.
Нишләптер, бу эшне мин яратмадым. Безне өстән печәнне алып, таптап, урнаштырып торыр өчен түбәгә озаталар. Түбә ул шундый урын – анда ничә кеше булса да җитми! Чөнки бер күтәрүдә сәнәкләренә яртышар чүмәлә эләктереп ыргыткан абыйларның печәнен алып урнаштырып өлгерергә кирәк. Аның арасында тоз да сибеп алабыз. Үзе тузан, үзе эссе... Шул түбәне тутыра алмый, җан чыга. Арба тутырып алып кайтасың, ә ул түбәдә сизелми дә, «кышның авызы зур» диюләре шулдыр инде! Аның каравы, инде түбә тулып, кипкән печән абзар түбәсенең ишегеннән бүртеп күренеп тора башлагач – үзеңне бәхетлеләр чутына кертә аласың, димәк, маллар тук булачак, тынычланырга да була.
Бирелгән «өлеш печәне» генә, әлбәттә, җитми, шуңа да урманда кайда бераз печән күреп кайтса, шуны барып чаба иде әткәй. Аннары, үзе эшкә киткәндә безгә аңлата: «Кызым, фәлән-фәлән җирдә, юан чыршы янында («балтырганлы урында», «кәкре каен төбендә», һ.б) бераз печән чапкан идем, шуны барып әйләндерерсез, яме?» Иртән торып, фәлән җирдәге юан чыршыны эзләп китәсең. Аның биш-алты чакрымда булуы куркыныч түгел, тапмый йөрүең куркыныч, чөнки вакыт үтә, печәнне эшкәртергә кирәк. Печән чорында иң кадерлесе – вакыт. Шуңа да без урмандагы «кәкре каен», «юан чыршы», «балтырганлы урын»нарны ятлап, белеп үстек. Анда барганда, әлбәттә, кайда кура җиләге үсә, кайда шомырт бар, чикләвек шәп – барысын да күзәтәсең.
Хәзерге чор ата-аналары балаларын урманга якын җибәрергә дә курыкканда, мин гел шушы вакытларны, үзебезнең балачакны искә алам. Без иртәдән кичкә кадәр урман кочагында, саф һавада үстек, рәхәтләнеп эшләдек, киерелеп печән чаптык, утын әзерләдек, шуңа күрә дә сәламәт, таза булганбыздыр. Кузгалак, балтырган, урыс какысы, көпшә – бу “урман сыйлары» җитешкән вакытта, рәхәтләнеп витамин ашый идек. Бер журналда укыган идем, ниндидер чит илдә урыс какысы белән балтырганны плантацияләрдә махсус үстерәләр икән. Бездә алар – адым саен, тик менә балтырганны, көпшәне белгән кешеләр генә сирәгәя...
Әйе, урман безнең тормышның аерылгысыз бер өлеше булып тора иде. Табигатькә караш та икенче иде бездә, урман кадерен дә, печән кадерен дә, эш кадерен дә белеп үсә идек.
Сөт – кибеттән,
ит – базардан
Хәзер авылларда печән вакыты бөтенләй башка. Беренчедән, ихаталарда егылып китеп печән хәзерләрлек мал юк. Икенчедән, печәнне элеккечә кул белән чапкан кеше юк, трактор белән чабып, түкләргә төреп, ишек алдыңа китереп үк бирәләр – акчаң гына булсын.
Бүгенге урманнарны танырлык түгел. Адәм заты йөрмәгәч, көтү чыкмагач, аларны чүп баскан. Агачлар авып, ямьсез булып ята. Хәтта «посадкаларга» кадәр каралмаган. Элек, районнарда урман хуҗалыгы гөрләп эшли иде. Язын урман хуҗалыгында эшләүчеләр яшь чыршы- наратлар утырта. Бу урыннарны халыкка печәнлек итеп бүлеп бирәләр. Яшь үсентеләр арасын чабасың, карыйсың, тәрбиялисең. Посадкалар һәркемгә беркетелгән. Ә хәзер мондый хәл юк, районнарда урман хуҗалыгы бүлекләрен кыскартып, аларны берләштереп, урманчыларны кыскартып бетерделәр. Шуңа күрә ил буенча тәртип юк. Хуҗасыз урманнар ел саен гектарлап-гектарлап яна. Ә инде бала-чага турында сөйләмим дә – чикләвек, шомырт, кура җиләгенә йөрүләре икеле. Каен җиләге, җир җиләгенә яланнарга чыгалар да, җиләк, гөмбә чорында басу-урманнар кешеләрне күреп кала, ә менә чалгы тотып килүчеләрне урманнарның инде күптән күргәне юктыр. Печән эзләп урманга йөрү хаҗәте юк чөнки. Авыл тирәсен чабыштырсаң да, бөтен урамга берничә генә баш калган малны карарга җитә.
«Нигә мал карап интегергә, сөтен дә, май-каймагын да сатып алырга була?» – дип гаҗәпләнер кайберәүләр. Моның белән бәхәсләшеп булмый.
– Авылда мал карап элек интеккән дә җиткән. Ни үзебез, ни балалар ял күрмәде. Хәзер, ичмасам, печән, дип, күз ертып таң белән тормыйбыз, балалар рәхәтләнеп йоклый, сөтне кибеттән алып кайтабыз, ит – базарда, – дигән иде әңгәмә барышында бер ханым.
Кычкырып бәхәсләшмәсәм дә, эчтән мин моның белән килешмәдем. Әйе, балалар рәхәтләнеп йоклый. Олылар да йоклый. Авыллар йоклый, халык йоклый. Ә шул арада авылны авыл итеп торган традицияләр, йолалар, гореф-гадәтләр юкка чыга бара. Малсыз ихата була мени, дип, безнең әткәй 86 яшенә кадәр сыер асрады. Инде картайгач та балаларын, оныкларын ите, каймагы, сөте, эремчеге, мае белән тәэмин итеп килде. Әлбәттә, без аңардан сөт-ит көтеп утырмыйбыз, үзебез алып кайталабыз.Тик эшкә бирелгәнлек аның асылында иде. Беренчедән, ул гел экологик чиста продукт ягында булды. Авыл каймагын кибетнеке белән чагыштырырлыкмы инде? Ә сөтен, эремчеген? Икенчедән, ул авыллар өчен янып яшәде. Авыл бетмәсен иде, дип, яшьләр мал асрасын, дип, аларга үрнәк булып торырга тырышты.
«Без мал карарга теләмибез!» – дияр яшьләр. Һәм аларны моның өчен гаепләп тә булмый. Заман башка – заң башка.
...Авыл дисәк, күз алдыбызга иң башта бәрәңге бакчасы, тузан туздырып кайткан көтү, чалгы-тырма тоткан апалар, каңгылдашкан казлар килә. Ә бүгенге балалар өчен авыл нәрсә ул? Авыл дигәндә алар печән баскан урамнарны, җимерелгән фермаларны, буш абзарларны, алабута, кычыткан үсеп утырган бәрәңге бакчаларын исләренә төшерерме?
...Рәхәтләнеп йоклыйбыз, дигән иде теге апа. Озакка киткән йокы булды бу. Тик күңел авылларның берчак йокысыннан уянырына ышана, шуны көтә...