Барлык яңалыклар
Тарих
27 октябрь 2020, 16:25

С Т А Л И Н Г Р А Д

Шәйсламов Мардок Шәйслам улы – Тәтешле районының Кальмияр авылында туган. Кызыл Армия сафларына 1942 елда чакырылып, яу кырын ахырына кадәр кичкән. Әгәр аның сугышчан юлын карасаң, Мардок Шәйслам улы бар Европаны үткән яугир булуын аңлыйсың.

1942 елның апреленнән – Сталинград фронты, 1943 елның августыннан – өченче Балтыйк буе фронты, 1944 елның ноябреннән – беренче Балтыйк буе фронты, 1945 елның февраленнән – икенче Балтыйк буе фронты.
9 Май – Бөек Җиңү көнен минем бабай (тормыш иптәшемнең әтисе) якыннары, туганнары әйләнәсендә бәйрәм итәргә ярата иде. Кызыл Йолдыз ордены, «Сталинградны обороналаган өчен», «Батырлык өчен» медальләре , башка бик күп наградалары тагылган бишмәтен киеп алыр иде.
«Эх, дороги, пыль да туман...» – шушы җырны ярата иде ул. Талгын гына тавыш белән җырлап алганнан соң, Сталинград истәлекләренә күчә.
«Бик күп солдатлар кырылды анда, бик күп халык һәлак булды. Мәетләрне җирләргә кеше юк, шунда ук череп яталар, түзеп булмаслык ис. Әмма тордык, Сталинградны бирмәдек, дип горурлык белән сөйләр иде ул.
Бик күп истәлекләреннән бер хатирә күңелгә тирән уелып калган.
«Бер минутлык тынлык урнашты. Бомба шартлаудан хасил булган тирән чокырда сигез яугир ятабыз. Уңда, бер илле метр чамасы ераклыкта, безнең артеллиристларыбыз дөмектергән «ТИГР» немец танкы тора. «Шуның астына урнашып алганда шәп булыр иде дә бит – күзәтү өчен мөмкинлек тә яхшы, адашып очкан пулялардан да ышык», – дип уйлап куйдым мин.
«Безнең янда гына каен агачы. Күземне йомдым. Хәтеремдә туган як кырлары яңарды: төз каеннар үскән Колан киңлекләре, салкын сулы Чибильга елгасы, сандугачлар, күке һәм башка кошларның соклангыч моңнары. Үзем дә сизмәстән, йокымсырап киткәнмен. Куркыныч төш күреп, дертләп уяндым: хәзер мин утырган шушы чокырга дошман минасы төшәчәк, имеш. Үзем дә аңламастан, чокырдан чыгып, читкә шуыштым. 15-20 метр да шуышып өлгермәдем, шартлау тавышы яңгырады. Борылып карадым да, тораташ кебек катып калдым – нәкъ минем төштәгечә, нәкъ шул урынга мина төшеп, калган яудашларымны һәлак иткән иде».
Мардок Шәйслам улының «Яхшы элемтәче» дигән значогы да бар иде. Шушы уңайдан хәтердә аның тагын бер истәлеге яңара:
«Каты сугышлар бара иде. Элемтә югалды. Бер солдатны җибәрдем – кире кайтмады, икенче солдатны – кайтмады. Үзем киттем. Шуышам. Бер солдат ята, икенчесе. Күрәм, анда немец танкы тора – элемтә линиясенә үткәрми. Мине күреп алды, ата. Пулялар яңгырыннан якындагы куак саклады – теге ләгънәт мине күздән югалтты. Тагын күпмедер вакыт торды да, гусеницасы белән телефон чымын өзгәләп, китеп барды. Аның чынлап торып китүенә инангач, мин дә урынымнан чыгып, шуышып теге урынга бардым һәм көч-хәл белән чымның ике очын табып ялгадым. Алгы сызык белән штаб арасында элемтә барлыкка килде. Теге танктагы немец турында гел уйладым: әллә ул мине кызганды, әллә әнкәемнең догалары ярдәм итте».
Рюмкасын күтәреп, «Җиңү өчен!» дип эчеп куйды ул. Яу кырында мәңгелеккә ятып калганнар өчен.
Байлыкка омтылмады ул, гаделлек белән яшәде. Гомере буе Кальмияр мәктәбендә балалар укытты, икейөзлелекне, ялагайлыкны яратмады. Минем өчен дә, башкалар өчен дә олы ихтирамга лаек кеше иде ул.
Мардок Шәйхлислам улы безнең арада юк инде. Кеше китә – эзе кала. Тыныч йокла, яугир.
Закирҗан Адуллин.
Түбән Балтач.
Читайте нас: