Барлык яңалыклар
Тарих
6 ноябрь 2020, 18:39

«Менә нинди булгансың син, яугир карт әти!»

«Менә минем яугир карт әтием нинди булган икән! Кара-кара гимнастеркасы нинди, фуражкасын кара, медальләрен...» –Тәтешле тарихи туган якны өйрәнү музеена килгән беренче сыйныф укучылары биредә күптән түгел урнаштырылган солдат сыны янында озак кайнашты. Аның киемнәрен, погоннарын кабат-кабат тотып карады балалар, яугирнең битеннән, кулыннан сыйпап үтте. Бигрәк чын төсле тоела шул!

Бәләкәй генә булсалар да, алар инде Бөек Ватан сугышы турында ишетеп белә. Әтиләренең дә, әниләренең дә дәү әтиләре катнашкан бу яуда. Өлкәннәр еш кына: «Сезгә мондыйны күрергә язмасын», – дип кабатлый бит. Инде дәресләрендә дә бу дәхшәтле вакыйга турында сөйләп үтте укытучылары. «Дүрт елга сузылган бик фаҗигале еллар булган ул, балалар. Без менә быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иттек, – дип аңлатты ул.
1нче сыйныф укучылары гына түгел, өлкәннәр дә сакланып карый бу сынга, тере төсле шул. Әнә, карашын еракка төбәгән дә, уйларына баткан. Тизрәк сугыш тәмамланып, туган яктарына кайтулары турында хыяллана төсле «яугир». Әле генә юк иде бит, каян барлыкка килгән ул?
Әлеге сорауга җавап итеп, шушы көннәрдә әлеге экспонатны ачу бәйрәме үтте. Бу чараның юл башы исә шундый: «Лукойл» компаниясе үзе эш иткән төбәкләр арасында социаль һәм мәдәни проектларга конкурс оештырып килә. Быелгысы унтугызынчы тапкыр үтте һәм анда Тәтешле тарихи туган якны өйрәнү музее да катнашып, «Рух һәм мәдәният» номинациясендә җиңүгә өлгәште. Музей җитәкчесе Айсылу Шәрифҗанованың эше конкурска тәкъдим ителгән 1218 проект арасында уңышлыларның берсе дип табылып, грантка лаек булды. Бу акчага әлеге солдат маникены һәм обмундированиесе сатып алынган да инде.
Чарада «Лукойл» җәмгыяте вәкиле – 2нче нефть һәм газ чыгару цехы начальнигы Владислав Ягодкин да катнашты.
«Агымдагы елның үзәк темаларының берсе – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Әгәр «Лукойл» ярдәме белән бу уңайдан Тәтешле җирлегенә дә шундый бүләк булган икән, без шат. Әлеге маникен үсеп килүче буында патриотик хис-тойгылар тәрбияләүдә ярдәм булыр дигән ышанычта калам, – диде ул.
Проект авторы Айсылу Нил кызы исә әлеге конкурс барышы турында сөйләп үтеп, бүленгән грант өчен «Лукойл» компаниясенә тәтешлелеләр исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерде. Чарада катнашучылар шулай ук район хәрби комиссары Ансар Арсланов, мәдәният идарәсе начальнигы Әлфия Шәйнурова, мәктәп укучыларының сәламләүләрен дә кабул итеп алды.
Үткен карашлы «солдат» басып тора. «Мине һәм минем яудашларымны онытмагыз, үзегез дә туган илебезне сакларлык кешеләр булып үсегез», – дип кабатлый төсле ул...
Миләүшә ГӘРӘЕВА.
Читайте нас: