1979-1980 еллардагы шундый вакыйга һич онытылмый. Комсорг буларак, 27 баланы «Урал» йөк машинасына төяп, райкомга киттек. Ул чактагы парторг Рәфкать абый Васиков озатып калды. Машина безне район үзәгенә илтеп куйды да, каяндыр такта төяп килергә китте. Көне буе чират торып, бер-бер артлы сорауларга җавап биреп, укучылар чыга. Көненә 200ләгән бала кабул ителә. Шунда ук билетлар һәм значок бирәләр. Башта бер генә уй: алмый калмасалар ярар иде. Бер укучыдан: «Әтиеңнең туган көне кайчан?», – дип сораган комиссиядә утыручыларның берсе. Бала җавап кайтара алмаган. Бүгенге көн өчен гаҗәеп тоелса да, ул чакта туган көннәрне зурлау юк иде шул. Укучының башында бит бары комсомол уставы. Аның дүрт принцибын төнлә уятып сорасалар да биш бармагың кебек белергә тиешсең. Искә төшерик әле аларны:
1. Комсомол ограннары югарыдан түбәнгә кадәр сайлап куела.
2. Түбәнге органнар югары органнар алдында даими отчет тота.
3. Азчылыкның күпчелеккә буйсынуы.
4. Югары органнарның карары түбәнгеләр өчен мәҗбүри.
Боларны әле ул чакта аңламый ятлыйсың.
Шулай көн буе җавап тотып, кичке алтыларда райкомнан чыктык. Ә кайтырга машина юк. Нишләргә? Әле минем үземә дә 21 генә яшь иде. Иске универмаг алдында торабыз. Шунда классташым Фәнзия килеп чыкты. Ул бухгалтер булып эшли иде. Эштән кайтып бара. Безнең белән сөйләшкәч, каядыр кереп, телефоннан шалтыратты. Рәфкать абый, көтеп торсыннар инде, берәр техника табып җибәрермен, дигән. Балалар түзмичә, әйдәгез җәяүләп кайтабыз, дип, Әрибаш чатлыгына җиттек. Малайлар тоттылар да, бер йөк машинасы алдына бастылар. Ул безне утыртып, Ирәкте чатка кадәр алып килде. Шунда инде иртән безне китереп куйган Рәвил абый Авзалов килеп җитте. Апрель аеның җылы көне иде ул. Хәзерге вакытта шунысы гаҗәпләндерә: ник бер бала зарлансын. Арыдык, дип тә әйтүче булмады. Әти-әниләреннән дә бер кире сүз ишетмәдек.
Ул чорның пионер, комсомол оешмалары эшкә өйрәтү мәктәбе дә булгандыр. Зарланмаска, салгашмаска. Куйган бурычны үтәргә кирәклеген дә аңлап үсте алар. Бүгенге волонтерлар күпмедер дәрәҗәдә комсомолга охшаган. Хәзер инде заман башка, заң башка. Юк, мин шул чор кире кайтсын иде димим. Бүгенге чор яшьләре өчен мөмкинлекләр тагын да күбрәк дип уйлыйм мин. Бары тик эш сөяргә, туры юлдан тайпылмаска кирәк.
Розалия Шәйморатова.
Чургылды.
* * *
Комсомол ул безнең шаулы яшьлек еллары. Хатирәләргә чумып, бер мәлгә генә яшьлек елларына кайтыйк әле.
8-9 класста мине мәктәп комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Мәктәп директоры: «Син укытучылар бүлмәсенә керергә рөхсәт сорап торма. Нинди проблема, йомышың бар, ирекле рәвештә кереп йөре», – дип сөендереп тә, дулкынландырып та куйды. Мәктәп зур, укучылар күп. Комсомол, бюролар, активлар укулары, шефлык итү… Нинди генә эшләр башкармадык комсомол комитеты белән. Һәр елны уку башлангач, берүзем районга сверкага барам. Чишмә районы үзәгеннән эш бетереп чыкканда сәгать биш тула. Ә миңа җәяү унбиш километр кайтырга кирәк. Кызу-кызу атлыйм, курыкмас өчен җырлап барам. Юри генә дә берәр машина узмый. Ике урыс авылы үтәм. Икенчесенә җиткәч, дядя Митька (аны барысы да белә иде) каршыма чыкты да: «Кызым, – ди, – безгә генә кереп кун, иртәгә иртән кайтырсың». Ничек инде? Риза булмадым. Әткәй-әнкәй ут йотачак бит. Дядя Митька тиз генә күмәч чыгарып бирде һәм авыл очына кадәр озатып куйды. Кесәгә бер кап шырпы тыкты. «Если что, шырпы чый. Ерткыч җанварлар уттан курка ул», – дигән булды. Менә шулай чыныктырып үстерде безне комсомол. Өйгә кайтып кергәндә дөм караңгы. Әнкәйнең шелтәсе колакка да керми. Чөнки мин – секретарь!
Тәрбия эшен дә яхшы гына алып бара идек. Берәр тәртипсезлек булсынмы, иртәгә үк «Керпе» яки «Молния»гә эләгәсең. Ул эшләрне без бары укучылар (кайчакта пионер вожатые булыша) башкарып чыгабыз. Менә шулай, күп нәрсәләргә өйрәткән безне үзидарә.
Рәшидә Юнысова.
Чургылды.