Бу һәйкәл 1941 елның 18 июлендә Лычково тимер юл станциясендә һәлак булган Ленинград балалары истәлегенә куелган. Бу көнне немец самолетлары тарафыннан 12 вагонлы эшелон бомбага тотыла. Аларда Ленинград балаларын тылга чыгарырга ниятләгән булалар. Станциянең үзендә дә Ленинград шәһәре яслеләре, балалар бакчалары, мәктәпләрдән сабыйлар була. Моның барысы да күктән бик яхшы күренсә дә, немец очучыларын туктатмый...
Станциядән кузгалырга да өлгермәгән эшелон өстенә 25 бомба бәрелә. Качып котылырга омтылган балаларны козгын кебек станция өстендә очкан самолетлар утка тота... Сабыйларның барысы да диярлек һәлак була, берничәсе генә исән кала. Исән калганнарның берсе – Ленинград журналисткасы Евгения Фролова коточкыч ул көнне мең тапкырлар искә ала:
«Без үзебезнең вагонга таба киттек. Берәүләр сәкеләргә менеп ятты, икенчеләр әйберләрен актара башлады. Без, сигез кыз, ишек төбенә бастык.
– Самолет оча, – диде Аня, – безнекеме, немецларныкымы?
– Син әйтерсең инде – «немецларныкы»... Аны иртән бәреп төшерделәр.
– Мөгаен, безнекедер, – диде ул һәм кычкырып җибәрде: – Ой, карагыз әле, аңардан нәрсәдер коела...»
Самолеттан чылбыр булып кара орлыклар сибелә. Аннары – бар нәрсә тавышка, төтенгә чумды. Без вагонның арткы диварына барып бәрелдек. Вагон үзе селкенеп тора. Сәкеләрдән кием-салым, одеяллар, сумкалар һәм... кешеләр коела. Бар яктан нәрсәләрдер сызгырып оча һәм стеналарга, идәннәргә кадала. Янган ис тарала. Колакларны мамык белән томалап куйган сыман. Әле тавыш тынгач та, без нәрсә икәнен аңламыйбыз. Вагоннардан чыккач, кайда икәнлегебез аңлашылмый – бар нәрсә куе соры һәм кара төтенгә чумган. Кайдандыр су агып төшә. Мин барысы артыннан соры будкага – каравылчы йортына йөгерәм.
Самолет баш очында әйләнә һәм әкрен генә түбәнәя, ә безнең яннан гына күрше вагоннан, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларын ияртеп, нянечка йөгерә. «Тизрәк! Тизрәк!.. анда, бакчага...» – ди ул һәм балаларны кәбестә түтәлләре арасына яшерергә тырыша. Каравылчы йортына керер алдыннан без самолетның шул түтәлләргә, сабыйларга төзәп утка тотуын күрдек...»
Лычково авылында яшәүчеләр һәм исән калганнар балаларны бер кабергә җирли. Ир-атлар кайгыдан иреннәрен тешли, хатын-кызлар туктаусыз елый. Яңа кабергә фанера кагылган багана утыртыла, аңа зур хәрефләр белән «Ленинград балалары. 1941 елның 18 июле.», дип язып куела.
Лычковода күпме Ленинград баласы булганлыгы әлегә кадәр беркемгә дә мәгълүм түгел. Исән калганнары бик кечкенә булган – трагедия турында тәфсилләп сөйләрлек түгелләр, бик күбесен туганнары эзләми дә – балаларын коткарырга теләгән Ленинград үлемечле блокада камалышына эләгә, аларны эзләүче кеше булмый да... Өстәвенә, сәяси мотивлар буенча трагедия турында сөйләмәүне, онытуны хуп күрәләр, чөнки эвакуация вакытында бик күп хата ясалган була – балаларны хәвеф-хәтәр шул яктан яный дип, фин чигеннән икенче якка таба алып китәләр. Нәтиҗәдә, фронттагы хәлне ачыкламыйча, аларны дошманга – үлемгә каршы җибәрәләр...
Аннары сугыш, эвакуация белән аңлашылмаучанлыклар дәвам итә. Ленинградта калган аналар, эвакуацияләнгән балалар белән нидер булуын аңлап, аларны кире кайтаруны таләп итә башлый. Аларның таләпләре игътибарсыз кала, һәм кайбер хатын-кызлар эшләрен ташлап, балаларын эзләргә юллана. Нәтиҗәдә, Ленинград балаларының яртысы шәһәргә – айлар буена сузылган ачлык-михнәтлеккә кире кайтарыла.
Ә аннары... Лычков трагедиясе хәрби елларның рәсми елъязмасыннан сызып ташлана. Исән калган балалар үскәч бу трагедиянең, иптәшләренең истәлеген сакларга тырыша. Кечкенә Милочка Фроловага ул чакта алты яшь була. 16 яшендә бу хакта китап язарга уйлагач, әтисе аның хатирәләрен ертып ташлый – моның өчен кызга да, әтисенә дә төрмә яный. Үҗәт кыз хатирәләрен яңартып, укытучысына да күрсәтә, әмма ул да кулъязманы тирәнрәк яшереп куярга һәм үзенә дә онытырга тырышырга тәкъдим итә.
Ә Лычково авылында һәлак булган сабыйлар истәлеге әкрен генә сакланып килә. Дистәләгән еллар дәвамында урындагы хатын-кызлар каберне тәрбияләп тора, аңа агачтан обелиск куялар. Үз туганнары каберләрен ничек караган булсалар, бу каберлекне дә шулай карый алар. Шуңа да үзләренең телеэкран геройлары булуларын белгәч, бик сөенәләр. 2002 елның апрелендә Беренче каналның «Хәерле иртә» программасы Новгород журналисткасы Алла Осипованың сюжетын күрсәтә. Ул барлык ил халкына Лычководагы трагедия һәм инде еллар үтү белән картая төшкән «Ленинград балаларының Лычково әниләре» хакында бәян итә. Үзләре өчен түгел – һәлак булган балалар, элекке трагедиягә булган тиешле игътибар, ниһаять, бу тарихның меңнәрчә йөрәкләргә барып җитүенә, Ленинград сабыйлары һәлак булган урынга сугыш аямаган барлык балаларга багышлап куелган чын монумент барлыкка киләчәгенә сөенә алар.