Барлык яңалыклар
Тарих
25 ноябрь 2020, 12:16

Язмыш җилләре ачы

Бу сүзләрне узган гасырның 30нчы елларында гомер иткән күп кешеләргә карата әйтергә мөмкин. Тоташ ил буенча җәелдерелгән сәяси репрессия тозагына эләгүчеләргә карата бигрәк тә. Берәүләр ялган эләкләүләр, икенчеләре үчләшүләр аркасында, өченчеләре исә бөтенләй бер гөнаһсыз төрле эзәрлекләүләргә дучар булып кына калмый, төрмәләргә утыртыла, сөргеннәргә озатыла. Иске Чокыр авылыннан да андыйлар аз түгел. Аларның язмышлары һәркем өчен төрлечә – кемдер туган якларына кире әйләнеп кайта алмый үлеп кала, кемдер кайтып та төрле ялган сүзләр ишетеп, я бернинди рәхәт күрми яшәп, якты дөнья белән хушлаша. Закир Мөхәмәтвәли улы Минкуловны мондыйларның кайсы төркеменә кертергәдер, төгәл әйтүе кыен, әмма аның язмыш җилләре уңайга гына исми.

Авылдашлары хәтерләүләре буенча, аның бәләкәйдән нерв системасы белән бәйле, ул чакта билгеләре артык сизелмәгән ниндидер чире була. Ләкин физик яктан ныклы егет алга карап яшәргә тырыша, заманына күрә җитеш тормыш корып җибәрә. Өйләнә, балалары дөньяга килә. Шәхси хуҗалыгы башкаларныкыннан ким булмый. Атлар карый, сыерлар асрый. Оста кешенең кулыннан килгән һәрнәрсә җиңел эшләнә шул. Закирнең тормышы да акрынлап матурлана бара. Киләчәгенә дә планнар кора. Тик аларны тормышка ашыру насыйп булмый аңа. 1930 елда кулга алынып, аны гаиләсе белән Себергә җибәрәләр. Ә андагы кырыс шартларда үткән вакыт ун елга якынлаша. Сүз дә юк, Бөек Ватан сугышына кадәр туган Иске Чокырына кире кайта. Ләкин сөргендә узган гомердә күрелгән михнәтләр эзсез калмый: психика белән бәйле чиргә дучар була. Өстәвенә, хатыны, балалары туган нигезләреннән бик еракта үлеп кала.
Себергә озатырлык нинди мөлкәте булган икән соң, дигән урынлы сорау туарга мөмкин. Авылдашларының сүзләренә колак салсаң, аның артык байлыгы да булмаган. Аларда әлеге дә баягы көнләшү чире моңа төп сәбәпчедер дигән фикер өстенлек итә. Бер-берең турында ялган сүзләр таратып, аларны власть органнарына җиткереп яшәүчеләр ул вакытта булмаган дип кем әйтә ала?
Закир Минкуловны сөргенгә җибәргәч, аның йортын сүтәләр, икенче урынга күчереп, мәктәп ясыйлар. Ә инде өйдәге бар мөлкәте, әйберләре конфискацияләнә. Уйлап карасаң, андый язмышны күз алдына да китерергә кирәкми, нишлисең, түзәргә туры килә. Соңрак торак төзеп бирәләр, анда берүзе яши. Башкача өйләнми.
Әлбәттә, ялгыз дөнья көтү парлыларга караганда бермә-бер авыр да, күпкә мәшәкатьлерәк тә. Әмма, Закирнең матди хәле очны-очка ялгап барырлык кына булса да, күңелендә башкаларга карата ачу йөртми, мөрәҗәгать итүче һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәмләшә. Кар көрәү, тирес чыгару-түгү, мал көтүләү, утын кисү-яру кебек эшләргә туганнары да, күршеләре дә ярдәм сорап, даими чакырып тора. “Бер көн булышса да, ике көнгә сузылса да, бер ипидән артык сорамады”, – дип искә алалар аны. Сугыш елларында исә акбур чыгару белән шөгыльләнгән. Аны сатарга да кирәк бит әле. Акбур төялгән чана белән Иске Чокыр гына түгел, күрше авылларны, районнарны да аз әйләнми.
Әйе, язмыш җилләре җитди сынаган Закир Мөхәмәтвәли улын. Тик репрессияләр чорында яшәүчеләр үзләре кичергәннәргә һич зарланмаган, нәрсә өчен гаепле дип табылып, бихисап михнәтләр күрсәләр дә, күңелләре чиста калган.Әлеге язма героен да шундыйлар исәбенә кертү бик дөрес булыр.

Вильнюс Вәлиев.
Читайте нас: