Булачак килен өенә аны сорарга бүләксез бармаган безнең ата-бабалар. Гореф-гадәткә ихтирамлы кешеләр әле дә шулай эшли. Әйтик, элек-электән шулай: гомер итә башлар өчен өйдә хатын-кызга нәрсә кирәк, барысы да килен булып төшәсе кыз тарафыннан әзерләнергә тиеш булган. Татарларда килен төшерүче йортны яисә бүлмәне “киендерү” өчен тәрәзә челтәрләре, пәрдәләре яңартыла. Урын-җир, юрган, мендәр, ястык, чыбылдыклар белән бергә аларны килен алып килгән.
Элек ак киндердән теккән кияү күлмәге әзерләгәннәр. Хәллерәк тормышта яшәүчеләр сугылган сөлге-тастымалларны гомер буена җитәрлек итеп әзерләргә тырышкан. Яңа туганнарга: әти-әнигә, әби-бабайга, эне-сеңелләргә бүләкләр әзерләнгән, бу процесс һөнәр үзләштерү белән үрелгән. Ә һөнәрле хатын гаилә учагын һәрвакыт нык саклаган.
Кырым татарларында да шундый ук яисә бик охшаш йолалар саклана. Кыз ярәшүгә игътибар итик.
Егет белән кыз өйләнешергә сүз куешкач, кечкенә һәм зур нишан була. Беренче нишан ул - егетнең әти-әнисе кыз гаиләсенә танышырга килүе. Берничә атнадан икенче нишан була, анысына инде туганнары да җыелып килә һәм анда никах көне билгеләнә. Бу юлы букчаларга салынган бүләкләр тапшырыла. Аны кызга да, аның әти-әнисенә һәм туганнарына да алып киләләр. Булачак киленгә алтын эшләнмә бирелә.
Кыз ягы да бүләкләр әзерләп куя. Элек кияүгә чыгасы кыз булачак иренә тугыз төрле бүләк әзерләгән. Алар арасында чигелгән күлмәк, ыштан, сөлге, кулъяулык, тәмәке янчыгы булган. Болары ук сакланмаса да, бүләк алышу, нишанга җыелулар әле дә дәвам итә. Халыкны шул йолалар, гореф-гадәтләр яшәтә дә инде.