Барлык яңалыклар
Тарих
24 март 2021, 14:55

Радий Хәбиров: “Сугыш балаларына аерым статус бирү – гаделлек!”

“Бердәм Русия” партиясе активы белән семинарда республика Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән сугыш балаларына аерым статус бирүгә үз фикерен белдерде, партия вәкилләренә аны тизрәк кабул итү өчен закон проекты өстендә эшне активлаштырырга кушты.

“Минемчә, балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән сугыш балаларына аерым статус бирү - гаделлек. Асылда, алар балачактан мәхрүм ителгән һәм ил белән бергә авыр сынаулар кичергән.

Ә аннары илне хәрабәләрдән күтәрделәр. Аларга түбәнчелек белән баш иябез! Башкортстан Республикасы территориясендә 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган 189155 кеше яши. Аларның 93 проценты төрле нигезләрдә социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Ә 13240 кеше ташламалы категорияләрнең берсенә дә эләкмәде, алар социаль ярдәм чаралары алмый. Без моны төзәтәбез. “Башкортстан Республикасында сугыш чоры балалары турында”гы Закон 2021 елның маеннан үз көченә керәчәк, дип планлаштырабыз. Бюджет керемнәре арткан саен ярдәм күләмен дә арттырачакбыз”, - дип язды Радий Хәбиров “ВКонтакте”да.
Читайте нас: