Барлык яңалыклар
Тарих
13 апрель 2021, 10:52

Гагаринны ничек бүләкләгәннәр?

Ике пәлтә, плащ, ике костюм... Геройның туганнары да бүләксез калмаган.

1961 елның 18 апрелендә СССР Министрлар Советының Юрий Гагаринга һәм аның гаиләсенә бүләкләр бирү турында яшерен карары чыккан.

Гагарин гаиләсенә:
Торак йорт һәм дүрт бүлмәле фатир, 15 000 сум акча, берничә мебель, “Волга” машинасы, “Рубин” телевизоры, “Люкс” радиоласы, кер юу машинасы, суыткыч, тузан суырткыч, келәмнәр, пианино, 2 данә одеял, 6 данә урын-җир кирәк-ярагы бүләк ителгән.
Космонавтның әти-әнисенә өч бүлмәле йорт, телевизор, радиоприемник, өч бүлмәгә мебель биргәннәр. Боларга өстәп пәлтә, плащ, күлмәк, туфли, костюмнар да алганнар.
Үзенә ике пәлтә, плащ, ике костюм, ике пар аяк киеме, алты күлмәк, эшләпә, алты оекбаш, галстук, эчке кием, перчатка, электр кырынгычы, ике чемодан тапшырганнар.
Хатынына ике пәлтә, плащ, өч күлмәк, костюм, ике эшләпә, өч туфли, ике сумка, ике бармакча, ике блузка, кофта эләккән.
Балаларга да бүләкләр табылган: карават, коляска, дүрт күлмәк, дүрт пар аяк киеме, курчак, уенчыклар.
Гагаринның бертуганнары да бүләксез калмаган. Аларга меңәр сум акча биргәннәр.

Фото: 1ok.click
Читайте нас: