Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Терроризм
8 ноябрь 2020, 01:00

"Тәрегезне алыгыз!.."

Экстремистик чакыру ясаган Рәмилә Сәетова ике айга кулга алынды.

Башкорт милли оешмалары исеменнән Башкортстанда тәреләрне алып ату һәм ультиматум рәвешендә кайбер милләтләрне республикадан куу кирәклеге турындагы мөрәҗәгать белән чыккан Рамилә Сәетова тоткарланган. Бу хакта "Башинформ"га хокук саклау органнарыннан хәбәр иткәннәр.

Сүз Сәетованы һәм аның әшнәләрен Русия Җинаять кодексының 280 (экстремистлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга чакырулар), 282 (нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешелек дәрәҗәсен түбәнәйтү) мәддәләре буенча (аның буенча 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган) җинаять эзәрлекләве турында бара.
Бу мәддәләр буенча биш елга кадәр хөкем яный.

Элегрәк милләтче оешмалар вәкилләре Башкортстанда тәреләрне алып ыргыту зарурлыгы турында белдергән иде. Рамилә Сәетова «Йыйын» исеменнән шундый видеомөрәҗәгать белән социаль челтәрләрдә чыгыш ясады. Шуннан соң Үзәндәге табыну тәресенә ут төрткәннәр.

Бу башлангычны дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, хокук яклаучылар, мәдәният эшлеклеләре тәнкыйть утына тотты.

Фото: аиф.ру
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/T-regezne-aligiz-533973/
Читайте нас: