Барлык яңалыклар
Терроризм
10 ноябрь 2020, 17:45

80 яшьлек әби 35 яшьлек егеткә кияүгә чыккан

Бөекбританиядә яшәүче 80 яшьлек Айрис Джонс 35 яшьлек гарәп егетенә кияүгә чыгып ислам динен кабул иткән.

Мисырдан килгән Мөхәммәд Әхмәд Ибриһам белән 2019 елда Фейсбук социаль челтәрендә танышалар. Айрис яшенә карап тормый, матур гарәп егетенә гашыйк була һәм Каһирә шәһәренә аның белән очрашуга юллана. Алар үзләренең беренче зөфафа төннәре турында телевидениедә туры эфирда сөйлиләр. Тапшыру хитка әйләнә.
Аларның Мисырда үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштыруы турында мәгълүм булды. “Миңа гражданлык та, акча да кирәкми, – ди 35 яшьлек кияү. – Аллаһка шөкер, мин үзем эшләп йөрим, акчам бар”. Әнисеннән 20 яшькә өлкәнрәк булган хатыны белән бик бәхетле булуы турында әйтә.
Әбекәй сөйгәне өчен ислам динен кабул иткән. Ире белән 40 ел элек аерылышкан.
Чыганак: lenta.ru
Читайте нас: