Барлык яңалыклар
Терроризм
14 ноябрь 2020, 23:00

Каның нинди төркемле?

Озак яшәүчеләр арасында иң күбесе - каннары беренче төркемле кешеләр.

Галимнәр кан төркемнәренең гомер озынлыгына йогынтысы турында күптән сөйли. Аларның мәгълүматлары буенча, озак яшәүчеләр арасында иң күбесе каннары беренче төркемле кешеләр икән.

Ул кешеләргә аксым молекулаларының (антитела), эритроцит һәм антигеннарның аерым җыелмалары хас, алар җитди авыруларга тарымаган хәлдә, аеруча озак яши ала. Шулай ук аларның баш мие үзенең актив эшчәнлеген саклый.

MSN медицина порталындагы экспертлар шундый нәтиҗә ясый. Каны икенче төркемле кешеләргә ешрак салкын тия, алар шикәр чиренә, стрессларга ешрак бирешә.

Каннары өченче төркемгә караган кешеләргә галимнәр онкологик авыруларга тарудан сакланырга киңәш итә. Дүртенче кан төркемле кешеләргә килгәндә, аларга йөрәк эшчәнлегендәге тайпылышлар, кан тамырлары белән бәйле авырулар хас.

Вакытында ачыкланмаса һәм тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәсә, бу чирләр, билгеле булуынча, күп очракта үлемгә китерә.
Читайте нас: