Свердловск шәһәре аяк киемнәре фабрикасында эшләгән җиреннән Резеда Мөхәммәтгата кызы Кашкакка килен булып төшә. Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган төс-башка ыспай гармунчы егетне бер күрүдә ошата ул. Алты малай арасында үскән Резеда эшкә уңган, сүзгә дә күршегә керми. Әйтерсең, бер-берсен көтеп кенә яшәгән алар. Бик матур итеп туй үткәреп, гөрләтеп тормыш алып китә Фәзетдиновлар. Рәзифе белән дөньяларын ныгытып, күпләр көнләшерлек итеп гомер итәләр. 13 ел дәвамында кайнәсе Тәкъмилә белән бергә яшиләр. Ул, киленем, дип өзелеп торды, балалар тәрбияләшергә ярдәм итте. Урыны оҗмахта булсын.
Яшь килен бер эштән дә тартынмый, 14 ел фермада кул белән сыер сава. 1985 елда гына саву аппаратлары кайтарыла. Беренчелекне бирми гел планын арттырып үтәп, өчмеңчеләр сафында була, аннары инде бишмеңчеләр рәтенә баса. «Яшьлек егәрлеге белән кайчагында йоклап та тормый иртәнге дүрттә фермага бара идек», – дип искә ала ул. Аның тырыш хезмәтен күреп, ел саен җиңүчеләр слетына чакырып торалар, кыйммәтле бүләкләр тапшыралар.
Ә тормыш иптәше Шулганда зоотехник ярдәмчесе булып эшли, 1980 елда туган авылындагы фермага хисапчы итеп күчерелә.18 ел дәвамында шушы хезмәтне һәм лаеклы ялга чыкканчы ферма мөдире вазыйфасын үти Рәзиф Фәзетдинов. Намуслы хезмәте өчен 2001 елда Башкортстан Республикасы Президенты Почет грамотасы белән бүләкләнә. Тормыш иптәшен клуб директоры итеп тәгаенләгәч, Рәзиф абый аның уң кулы була. Һәр мәдәни чарада катнаша, үзе матур итеп җырлый, баянда уйный, авылдашлары аны сәхнәгә кабат-кабат чакырып чыгара.
Резеданың исә җыр-биюгә таланты булмаса да, оештыру сәләте күпләргә үрнәк. Авылда халык талантларын уятып, фольклор, дәүләт бәйрәмнәре, концертлар әзерләү, авылның күренекле шәхесләре белән иҗади кичәләр оештыру һәм бик күп эшләр башкара ул клубта. Еш кына үткәргән чаралары турында матур мәкаләләр язып, аларны район гәзите битләрендә яктырта. «Авылымның һәр кешесенә рәхмәтлемен, олысы да, кечесе дә бервакытта да үтенечемне кире какмады. Эшем килеп чыкмый елап кайткан очракларда янымда юатучым булды», – дип елмая ул иренә карап. Резеда Гата кызы Уфага Аналар көненә багышланган кичәгә бара. Зурлаганнары өчен бик рәхмәтле ул җитәкчеләренә. Нинди генә вазыйфалар башкарса да, хатын-кызның җирдәге иң җаваплы вазыйфасы – ана булу. Бәхетле килен дә бер-бер артлы өч кыз – Миләүшә, Айсылу һәм Лилиягә тормыш бүләк иткән. Алар үсеп, үз ояларын корган, күптән үз тормышлары белән яши. Кызлы йорт – нурлы йорт, ди халык. Чыннан да, Фәзетдиновларның дөньясы ялт итеп тора. Шәһәрчә уңайлыклар булдырылган, зәңгәр ягулык кергән. Быел исә авыл урамындагы юлны да ремонтлап куйганнар. «Әй, интегә идек машинаны башка урамда калдырып, рәхәткә чыктык бит. Балалар кайтса да капка төбенә үк килеп туктыйлар», – дип бик сөенә алар бу төзекләндерүгә. Фәзетдиновларның өч кызы да үз авылларына килен булып төшкән, өчесе дә Нефтекама шәһәрендә төпләнеп яши. Ялларда, бәйрәмнәрдә җыйнаулашып кайтып төшә алар ата йортына. Әле генә тып-тын торган бүлмәләргә җан керә. Дәү әниләре оныкларын тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлый, аларның һәрберсенә йөрәк җылысын бүләк итеп, оекбаш, бияләйләр бәйләп кидерә. Резеда белән Рәзиф кода-кодагыйлар, күршеләре белән туганнардай яшиләр. Хуҗабикә авылдашларын хөрмәт итә, кем килеп керсә дә якты чырай, тәмле чәе белән каршылый. Кул эшләренә оста хуҗабикәнең ыргак белән бәйләгән чагу чәчәкләре бүлмәләрен бизәп тора. Клубта эшләгәндә түгәрәк оештырып, авылдашларын да шушы һөнәргә өйрәткән ул.
Бүген алар икесе дә лаеклы ялда, дөньялары бөтен, балалар башлы-күзле, тупырдашып оныклар үсә. Булганына канәгатъ булып, күгәрчендәй гөрләшеп яши алар. Аллаһ кешесенә бәхет өчен ни кирәк тагын?