«Башкортстанның атказанган урманчысы» исеменә, Ватанны саклап, яуда көрәшкәне өчен күп санлы хәрби наградалар, шул исәптән «Хәрби батырлыклары өчен» медаленә, Кызыл йолдыз орденына, ә иң мөһиме фидакарь тормыш юлы белән райондашларының иң олы хөрмәтенә лаек кеше ул Хәйрулла Шәйхулла улы. Яше шактый булса да, Хәйрулла аганың хәтере яхшы, күзләре үткер әле. Үткәннәрне бик тәфсилләп искә ала ул.
Хәйрулла Шәйхуллин Кальтәү авылында туган. Уфа урман техникумына укырга кергәч, авырып китүе аркасында кайтырга мәҗбүр була. Аны авыл Советына хисапчы итеп куялар. Бераздан ул Казанчы урман хуҗалыгына техник булып башлый.
1941 елның 12 сентябрендә аны Кызыл армия сафына чакыралар. Миасс шәһәрендә механиклар авиамәктәбендә укыганнан соң, ул Калинингрд фронтына озатыла.
Яу юлын 1943 елдан 1944кә кадәр – 1нче, 1944 елдан 1945кә кадәр II Ураина фронтында үтә. Җиңүне Чехословакиядә каршылый. Сугыштан соң да аның хәрби юлы тәмамланмый әле – 1948 елга кадәр ул хәрби-һава гаскәрләрендә авиамеханик булып хезмәт итә.
Туган ягына кайткан егет төрле елларда бик җаваплы вазыйфаларга тәгаенләнә. Дүрт ел район киночелтәрләрен җитәкли, урман хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Яшь белгеч Аскын урман хуҗалыгында урман хәзерләү мастеры, аннары урман пункты начальнигы вазыйфаларын башкара.
Тәтешле промкомбинатында техник җитәкче, Кайпан урманчылыгында лесничий булып эшләгән елларында да ул үзен намуслы, таләпчән җитәкче итеп күрсәтә.
1969 елда аны хуҗалыкара урман хуҗалыгына директор итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфаны 1985 елга кадәр зур җаваплылык белән алып бара ул. Предприятиенең эшчәнлеге яхшыра, матди-техник базасы ныгый, табигать байлыкларына сакчыллык арта, урманнарны калынайту максат итеп куела.
Тормыш иптәше Мәймүнә Мөхәмәтҗан кызы белән үзләре кебек үк тәртипле өч бала тәрбияләгән алар, һәрберсенә белем алырга, аякка басарга ярдәм иткәннәр. «Безне алар кешелекле булырга, тормышта югалып калмаска өйрәтте», – ди кызлары Флүзә әти-әнисе хакында.
Олуг ветеранны юбилее белән котларга Югары Тәтешле авыл Советы хакимияте башлыгы Рамил Җәмилев һәм районның ветераннар советы рәисе Әнәс Мәгъзумов барды. Юбилярга иң җылы теләкләрен җиткерде алар, РФ Президенты В. В. Путинның Котлау хатын, муниципаль район хакимияте, Югары Тәтешле авыл Советы хакимиятенең бүләкләрен, район ветераннар советының Почет грамотасын һәм юбиляр турында да мәгълүмат кертелгән «Мой Татышлинский рай» китабын тапшырдылар.
Балачагы сугыш елларына туры килеп, аның бар авырлыкларын үз иңендә күтәргән Мәймүнә апага бу көнне зур бүләк – «Дети войны» медале тапшырылды. «Бүгенге яшәешебездән зарланырга урын юк. Дөньялар гына тыныч булсын, илгә кайгы-хәсрәт килмәсен», – дип теләкләрен әйтте алар саубуллашканда.