Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
14 декабрь 2018, 15:39

Һөнәрле үлмәс...

Тормыш юлларын үткәндә гел шап-шактай сәламәт булып кына яшәп булмый, авырулар төрле яктан сагалап кына тора. Петропавловка авылында гомер итүче Герман Бактиев та имгәнеп ятармын, дип башына да китермәгәндер.

Тормыш юлларын үткәндә гел шап-шактай сәламәт булып кына яшәп булмый, авырулар төрле яктан сагалап кына тора. Петропавловка авылында гомер итүче Герман Бактиев та имгәнеп ятармын, дип башына да китермәгәндер.

Тормыш йөген тартып, чыныгып үскән авыл малае бит. Кечкенәдән әнисенә булышып фермада бозаулар караган, үсә төшкәч, авыл малларын көтүләгән ул. Ил алдындагы бурычын үтәп, Венгриядә хезмәт итеп кайткач, Герман бәхетен сынап, Тюмень шәһәренә юллана. Әллә ни күңеле тартмый аның биредә калырга. Шуңа водитель һөнәрен үзләштерә дә кире туган авылына әйләнеп кайта. Сөйгән кызы Галинага өйләнеп, матур гомер кичерә алар.

Гаиләдә аның өчен җан атып торган әнисе һәм тормыш ип­тәшенең ярдәме зур. Әнисе Минҗамал Бәйрамшина алты бала карап үстергән. Уллары барысы да авылда төпләнеп, оя корган. Быел сиксән яшен каршылаган әнисе улын яратып-сөеп кенә тора.

Галина белән Герман өч кыз тәрбияләп үс­тер­гән­нәр. Олы кызлары Катерина һәм Люся кияү­гә чыгып, Чернушка шә­һә­рен­дә яшиләр, кечесе Юлиана мәк­тәптә укып йөри.

Бәла агач башыннан йөреми, кеше башыннан йөри. Ата-ана ни­гезенә яңа йорт салырга ки­ңәш итеп, эш башлыйлар. Хез­мәт куйган «Агро-Танып» ху­җа­лыгы техника белән булыша, күрше-кү­лән, туган-тумача бе­лән өмә ясап, өй күтәреп куялар. Аның тү­бә­сен япканда Герман егылып тө­шеп, умыртка баганасын им­гә­тә. Ху­җа­лыкта 13 ел водитель булып эш­ләгән Герман Сә­ми­улла улына озак кына өйдә утырырга туры килә. Бәхе­те­нә каршы, ул кечкенәдән агачтан эш­лән­мә­ләр ясарга әвәс була. Акрынлап агач эшенә тотына. Ишекләр, тәрәзә рамнары, шкатулка, өй кирәк-яраклары, эс­кә­мия, балаларга спорт инвентаре ясый. Йортта барысы да ху­җа кулы бе­лән эшләнгән. Аның осталыгы тирә-юньгә тарала, төр­ле вак-төяк заказлар да кабул итә ул. «Хәзер бөтен халык плас­тик тәрәзәләр куйдыра, ә агачтан эшләнгән рамнар экологик зарарсыз», – ди оста. Агач эш­ләрен башкарырга махсус станоклар да сатып алган ул. Эш­лән­мәләр өчен юкә такталар булдырган. Бабаларының оста кулларына кияүләр дә кызыгып карый, акрынлап өйрәнә бара. Кунакка кайткан саен аның янында бө­те­ре­леп, хатынга бүләккә, дип шаяра-шаяра, уклау, тукмак булса да ясап алалар. Ир-егеткә җит­меш төр­ле һөнәр дә аз, булдыра алганда өйрәнсеннәр дип, үз тәҗ­ри­бәсе белән уртаклаша Герман.

Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка гына әйтмиләр, ул акрынлап савыга бара һәм, сәла­мәт­ләнеп, аякка баса. Туган ху­җа­лык­та эшче көчләр җи­теш­ми, слесарь, эретеп ябыштыручы итеп фермага чакыралар икән үзен. Кышлар үткәч эшкә чыгарга ни­ят­ләп тора гаилә башлыгы. Ә агач белән эшләнү аның яраткан шө­гыле булып калачак.


Фәрзәнә Исмәгыйлева.

Автор фотосы.
Читайте нас: