Бу язмам II-Җиремҗибашта гомер иткән биш бала атасы, ун оныкның дәү әтисе Рәдим Гыймалетдинов турында.
Ир-егетнең асылы илдә танылыр, диләр. Әтиләре Фәтхи Гыймалетдин улы Бөек Ватан сугышында һәлак була. Фронтовик балалары ятимлек, ачлык-ялангачлык белән көрәшеп үсеп, илебезгә намуслы хезмәт иттеләр. Сәетҗан Свердловскийда төзелештә эшләсә, Рәдим әтисе нигезен, аның эзе калган иген кырларын, басу-урманнарын ташламады. Күрдем мәктәбендә сигезенчене тәмамлагач, Бәдрәш һөнәрчелек училищесында киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерде. Әнисе Хәдичә апа аңа ир-егетнең бәхете илендә, халкы белән җирендә икәнлеген кечкенәдән төшендерде. Аның изге киңәше зур тәрбия чарасы булганлыгын еллар үткәч аңлады егет.
Рәдим Бүәдебашта яшәгән Сәлимә һәм Сабирҗан Фазлыевларның кызы Санияне тормыш юлдашы итеп сайлап ялгышмады. Бу 1966 елның марты иде. Яшьләр Карман ГРЭСына эшкә китте. Туган туфрак тартуы белән бер елдан кире авылга кайттылар. Рәдим колхозда «Беларус» тракторында эшли башлады. Аның 34 ел гомере К. Маркс исемендәге хуҗалыкта тракторчы буларак үтте. Рәдим Фәтхи улының хезмәте югары бәяләнде – Социалистик ярыш алдынгысы билгесе, Коммунистик хезмәт ударнигы исеме, күпсанлы Мактау грамоталары шушы турыда сөйли.
Сания Рәдимгә ныклы терәк, тугры, акыллы хатын булды. Биш баланың яраткан әнисе, бәйләм, аш-су остасы гаилә бәхете өчен янып яшәде. Оста бакчачы, уңган терлекче дә булды. Күпләп мал карадылар, артканын сатып, акча эшләделәр. Сания озак еллар мәктәптә җыештыручы булып эшләде.
Мин Күрдемгә килен булып төшкәч, Рәдим абый бер чиләк алма күтәреп килеп керде. «Килен күрергә килдем әле, бәхетле гомер кичерегез, сәламәтлек телим үзегезгә», – дигән сүзләре һич онытылмый.
Ул хатынының кардәш-туганнарын гомергә ихтирам итеп яшәде. Йөрәгендә шәфкать хисе булган яхшы зат, балта остасы да ул якын кешебез. Без яңа йортның ишеген ачып кергәч, матурлап, сырлап тәрәзә шаллары ясап бирде. Үзенең йорт ихатасы да авылда үрнәкле. Өй алдында балалар уйнар өчен мәйданчык та эшләп куйды ул. Балаларына да югары белем алырга булышты, улларына өй салып чыгуда зур ярдәм күрсәтте. Кызлары Рида Нефтекамада 13 ел укытучы булып эшләде, хәзер сәүдә өлкәсендә хезмәт итә. Рамиле себердә нефтьче, Радигы хуҗалыкта тракторчы, Айдар нефтьче-электрик, Алмаз Нефтекамада полиция хезмәткәре, майор. Балалары аларның горурлыгы. Һәрвакыт әти-әниләренә ярдәмләшеп яшиләр.
Күптән түгел Рәдим Фәтхи улына 80 яшь тулды. Хезмәт кешесенә хөрмәт зур бездә. Күрдем авыл Советы биләмәсе, К. Маркс исемендәге АПК идарәсе аны юбилее белән тәбрикләде. Ветеран улының тормыш юлы матауга лаек. Ул иле, гаиләсе, балалары, туганнары өчен янып яши, авылдашларын хөрмәтли. Гомере буе кешеләргә ярдәмләшеп яшәде, шуңа олылыйбыз аны.
Ятимлектә үткән балачагын искә алып, тормышның, хезмәтнең, җир-суларның, ипикәйнең кадерен белеп яшәргә өндәде, дөньяларның имин булуын теләп, кадерлеләренә рәхмәт белдерде Рәдим Фәтхи улы.