Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
21 декабрь 2018, 14:15

Бергә типсә йөрәк

«Иске Сикияз балалар бакчасына эшкә бер кыз килгән, әйдә танышыйк әле», – ди дус егете. Йөрәге җилкенеп торган Әнифкә шул гына кирәк – ул бакчадан бер кочак чәчәк җыеп ала да, кыз белән очрашуга китә. Яңа эшкә килгән зифа буйлы Кодаш кызы Илмираны да хезмәттәшләре, Әнифтән башка бездә озын буйлы егет юк инде, дип шаярткан була.

«Иске Сикияз балалар бакчасына эшкә бер кыз килгән, әйдә танышыйк әле», – ди дус егете. Йөрәге җилкенеп торган Әнифкә шул гына кирәк – ул бакчадан бер кочак чәчәк җыеп ала да, кыз белән очрашуга китә.
Яңа эшкә килгән зифа буйлы Кодаш кызы Илмираны да хезмәттәшләре, Әнифтән башка бездә озын буйлы егет юк инде, дип шаярткан була.
Яшьләр бер-берсен бер күрүдә үк ошата. Бер еллап очрашып йөргәч, декабрь аенда никахлашып кавыша Илмира белән Әниф Әхмәтҗановлар. Тормыш иптәшеннән уңа яшь килен – таза гәүдәле, көр күңелле Әнифнең кулында эш уйнап тора. Бердәм тырышлык белән диләнке алып, бер елда яңа йорт тергезеп чыккан алар.
Илмира 2016 елга ка­дәр балалар бакчасы мө­дире булып эшли, тормыш иптәше исә хуҗалыкта хез­мәт сала. Кызганычка каршы, балалар бакчасы ябыла, хәзер исә алар икесе бергә ындыр табагында эш­ли­ләр. Йортта мал асрыйлар, шуның файдасына яши­ләр дә инде.
Күркәм гаиләдә өч бала дөньяга килгән. Олы уллары Булат тугызынчы сыйныфта укый. Мәктәп тормышында актив катнаша, баскетбол командасы әгъ­засы. Аның хыя­лы: мәк­тәпне уңышлы тә­мам­лап, нефть техникумында белем алу. Кызлары Камилия 2 сыйныфта укып йө­ри, ул оригами, спорт бе­лән мавыга. Әле дә тимераякта шуып, бит очлары алланып кайтып керде. Төп­чекләре Рәмзилне Ялгызнаратка балалар бакчасына йөртәләр. «Аңа да тиз­дән укырга барырга вакыт җитә. Бакчада укырга, язарга өйрәтәләр. Өйдә җи­те­шеп булмый, алай да кич­лә­рен балалар белән җые­лып шахмат, шашка уеннары уйныйбыз», – ди әни­ләре.
Кайнә-кайната белән тату гомер кичерә уңган килен. Гаиләнең яр­дәм­чесе, ки­ңәшчесе кай­нә­се Фән­зилә апа белән бик тату яши алар. Дәү әни­лә­рен оныклары да ихлас ярата. Кы­зы­ма кунакка барам, дип сөй­ләнеп утырганда алар, дәү әни, без­гә кем чәй ясый, дип аның китүенә кар­шы төш­кән. Шулай кү­ңел җы­лы­сын биреп, онык­ларын сө­еп тәр­бия­лә­шер­гә булыша Фән­зилә апа.
Әх­мәт­җа­нов­лар­ның
йорт­лары зур, утын ягып җы­лы­талар. «Быел зәңгәр ягулык кертү мәсьә­ләсе урыныннан кузгалды, кү­ңел­ләр­дә өмет уянды, бәлки озак көт­тер­мәс­ләр», – ди алар. Барыбер алдагысын кайгыртып, район үзәгенә күченергә исәп­ләре. Ана капиталын кушып, йорт тергезгән алар анда. Югары уку йорты тә­мам­лаган килеш Илмирага өйдә утыру, әлбәттә, дөрес булмас. Ә Әниф кечкенәдән комбайн штурвалы артында йөргән, водитель булып хезмәт салган ир-ат.
Тормыш алдына куелган максатларга ирешү гаи­ләдә булган мәхәббәт билгесе ул. Аңа Илмира белән Әниф арасында булган бер­дәмлек, татулык һәм сабырлык өстәлә.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Автор фотосы.
Читайте нас: