Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
28 декабрь 2018, 18:58

Хезмәт тәмен тоеп

Беләш авылында 500гә якын кеше яши. Шуларның берсе – авылдашларын әйдәп, мактап, дәртләндереп, изгелеккә, игелеккә өндәүче китапханәче Зинира Зыянтдинова булыр.

Беләш авылында 500гә якын кеше яши. Шуларның берсе – авылдашларын әйдәп, мактап, дәртләндереп, изгелеккә, игелеккә өндәүче китапханәче Зинира Зыянтдинова булыр.
Зинира кешеләрдә яхшылыкны күрә белә. Юкка гына фельд­шер һөнәрен сайламаган ул. Әмма тән сихәте белән беррәттән җан сихәте дә мөһим, шуңа язмыш аны китапханәче итеп, халкына рухи яктан хезмәт итү бурычын йөкләгән. Ун ел әнисе – китапханәче Фәнүрә Махиянова янында җыештыручы булып эшли ул, китапханәче оештырган һәрбер кичәнең уртасында кайный. Бу эшкә тәмам күнегә һәм читтән торып Уфа ки­тапханә техникумын тәмамлый.
Китап арасында гына кыштырап утыра торганнардан түгел бу уңган ханым. Мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар, якташлары белән авылны гөрләтеп яши. Ул оештырган күркәм чаралар еш кына матбугат битләрендә чагыла.
Тормыш иптәше Ильяс белән ике ул үстереп, быел олы уллары Марсельны армия сафына озатканнар. Әти-әнинең кул арасына кереп барган Вадим 7 сыйныфта укый. Хезмәтеннән ямь табып, гаиләсен яратып яшәгәнгә бәхетле Зинира Лидус кызы.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: