Зәйтүнә Бәдрисламова Яңа Тәтешле авылында туып үскән. Бар шатлыгы, хәсрәте, шушы туфракта үткән аның.
1946 елда туган авыл баласының кечкенә чакларында ниләр кичергәнен аңлатып тору да кирәкмидер. Бар халык кичергән сугыштан соңгы авырлыклар аның да башыннан үткән. Шуның өчен дә бүгенге көн алар өчен оҗмахның үзе булып күренә. «Нәрсә кирәк, шуны сатып алырга була, авыз тутырып икмәк ашыйбыз, зур якты йортларда яшибез», – ди Зәйтүнә апа.
Әйе, әле дә хатын-кызга хас нәфислеген, йомшаклыгын югалтмаган Зәйтүнә апага күпне кичерергә туры килә. Итәгендә ике бала белән ирсез кала ул. Янында балалары булса да, пар канаты булмаган хатынның күңеле ятим. Ялгызлык ялгызлык инде, елата да, җырлата да.
Йөрәге янганда Зәйтүнә кулына гармунын ала. Аның йөрәк түреннән чыккан моңнарына моңсу күзләреннән тәгәрәп төшкән кайнар яшьләре дә кушыла. Юк, ул башкалар өчен түгел, үзе өчен генә басмакларга баса. 18 ел фермада хезмәт куйган, аннан соң мәктәптә җыештыручы булып эшләгән, төрле эшләр башкарган кешегә кайда инде җәелеп гармун уйнап утыру. Эштән кайткач, җиң сызганып үз дөньясын алып барырыга кирәк. Кеше юкта, эч пошканда гына. Балаларын тәрбияләп аякка бастырдым, дигәндә ана йөрәген олы улын югалту фаҗигасе тетрәндерә. Ярый әле янында төпчек улы Игоре бар. Наталья исемле кызга уңышлы гына өйләнеп, матур гаилә корган аның төпчеге. Килене белән берсеннән-берсе матур балалар үстерәләр. Яңа йортка чыгуларына да бер ел үтеп киткән. Аны ана капиталына авыл хуҗалыгын үстерү программасы субсидиясен кушып тергезгәннәр. Дөрес, акчаны дәүләттән генә көтеп утырмый алар. Игорь «Дэмен» хуҗалыгында эшли. Күпләп мал тота алар, шуннан файда күрә. Натальяның әти-әнисе дә кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.
Гаиләдә өч бала үсеп килә. Кызлары Аделинага 8 яшь, уллары Артем 7сен тутырган, мәктәпкә барырга әзерләнә, ә кояштай көлеп торган җирән чәчле Аннушкага тиздән 2 яшь була. Гаилә башлыгы акча тапса, Наталья белән Зәйтүнә балаларны тәрбияләү, өй эшләре белән мәшгуль. Дәү әни кичләрен оныкларга оекбаш, бияләйләр бәйли. Кибеттә әзере күп булса да, якын кешеләре бәйләнгәне сабыйлар өчен җылырак. Дәү әниле йортта бала тәрбияле, каралган. Кайтуларына җылы өй, тәмле ризык әзер. Төпчек улы белән килененә рәхмәтләр укый Зәйтүнә апа, балаларыма күзләр генә тимәсен, ди ул.