Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
24 гыйнвар 2019, 17:31

Дөньялары түгәрәк

Кышкы салкын көнне Гәрәбаштан район үзәгенә эш эзләп барган Гөлсәриянең шатлыгы эченә сыймый кайтып керә. Китапханәгә идән юучы итеп булса да алыгыз әле, дигән мөрәҗәгатенә аның директоры, идән юарга кайчан да җитешерсез, әйдәгез, китапханәче булып эшкә башлагыз, дигән сүзләрен ишетү бәхет түгелме ни?

Гәрәбашта колхозчылар гаи­ләсендә дөньяга килгән Гөл­сәрия Дим кызының тормышына күз тимәсен. Авылдашы Рафик Мәүлитҗан улы белән 27 ел бергә гомер кичереп, ике бала тәрбияләп аякка бастырган алар. Кызлары Илвина югары уку йортын тәмамлап, Нефтекамада яшьләр оешмасында эшли. Тормышка чыгып, яңа гына Гөлсәрия белән Рафикны дәү әти, дәү әни иткән ул. Уллары Айгиз машиналар төзү техникумында коткаручы һөнәрен үзләштерә. Спортны ярата. Бокс, каратэ белән шөгыльләнә. Быел исә Анапага ярышка барып, призлы урын яулап кайткан. Күп балалы гаиләдәге төпчек малайга кияүгә чыккан Гөлсәрия 23 ел төп йортта кайнанасы Гөлчирә апа белән бергә гомер иткән. Ул 93 яшенә җитеп дөнья куйган.
Гомерләр тиз үтә. 16 ел элек куркып кына тотынган китап­ха­нәче эшенең дә асылына төшенгән ул. Бер бинада урнашкан мәктәп һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән матур чаралар оештыра, мәдәният йортында үт­кән кичә­ләрдә актив катнаша ул. Тормыш иптәше белән үз гаи­лә­лә­ренең шәҗәрәсен тө­зегән. «Кызыксынып эзләнә башлагач, бик мавыгып киттек, бөтен авыл туган булып чыкты», – ди алар. Тормыш иптәше Рафикның белмәгән эше юк: җылыту сезоны башлангач, газ операторы булып эшли. Механик, хисапчы да ул. Соңгы ун елда ындыр табагында хезмәт куя.
Гәрәйшиннар гаиләсе район гәзитен бик яратып укый. «Китапханәгә русчасы килә, ә без өебезгә татарчасын алабыз. Аны укымасак, тамак туймаган кебек», – ди Гөлсәрия. Үзен эшле иткән элекке китапханә директоры Резида Гәрәевага рәхмәтле ул.
Әйе, кеше язмышында уңай юл күрсәтүче фәрештәләр очрап тора. Ә Гөлсәрия үзе – Рафик­ның фәрештәсе. Тугыз яшендә ге­нә ятим калып, тормыш йөген үз җилкәсендә татыган икенче яртысын күз карасыдай күреп, яратып яши. Ә ике арада мәхәб­бәт булганда дөнья да түгәрәк була.
Фәрзәнә НАЗАРОВА.
Читайте нас: