Аның кул астында укып, тракторчы һөнәре үзләштереп, бүгенге көндә нәтиҗәле эшләгән укучылары белән горурлана ул. Ул чорда егетләр генә түгел, тракторчы таныклыгы алган кызлар да булган. Хаклы ялда булса да, Мөкыйм абый
бүген дә хуҗалыкның мактаулы эшчесе.
Ходай аңа талантны бар яклап та биргән. Без аны урындагы шагыйрь буларак та беләбез. Бик тә эчтәлекле өч йөздән артык шигырь авторы ул.
– Яшь чагымнан ук шигырьләр яздым. Бераз тукталып тордым. Яшь алга барган саен тагын иҗат итү теләге туды. Интернетка куйган шигырьләрем белән композиторлар кызыксына башлады. Шулай итеп, дүртесенә көй яздылар. Интернет-дусларым артты. Алар белән гел аралашабыз. Үз эч серләрен түккәннәр дә бар. Кайчакта ул хәлләр дә шигъри юллар булып тезелә, – ди Мөкыйм Солтанов.
Елга – яры белән булса, кеше пары белән матур. Гаилә башлыгының тормыш иптәше, аны һәрчак дәртләндереп торучысы, сердәшчесе, киңәшчесе Рәүзинә апа бар. «Армиягә киткәнче мин Рәүзинәне тәүге тапкыр Гәрәбаш клубында күрдем. Бик матур кызны шунда ук ошаттым. Армиядән кайткач та ул сылу минеке булачак, дип үз-үземә сүз бирдем. Хезмәтемне тутырып кайткан идем, Рәүзинәм Акбулатта эшләп йөри. Ходай үзе аны минем янга илткән», – дип шаяру катыш сер итеп әйткән сүзләрен язмый булдыра алмадым.
Сарапул медицина училищесын тәмамлагын кыз Акбулат дәваханәсенә шәфкать туташы булып эшкә кайткан була. Алар шулай танышып китә. Күп тә үтми Акбулатта яңа гаилә барлыкка килә. Рәүзинә Рәшит кызы 35 ел гомерен сәламәтлек өлкәсенә багышлый. «БР Сәламәтлек саклау отличнигы» исеме аңа бик тә лаеклы бирелә. Солтановлар яшь чакларында да, әле дә авылның җәмәгать тормышында актив катнаша: спектакльләрдә уйныйлар, Мөкыйм абый шигырьләре белән чыгыш ясый.
Инде үз тормышлары белән дөнья көткән уллары Венер һәм Юнир хакында да әйтеп үтми мөмкин түгел. Балачактан рәсем төшерергә сәләтле Венер үзенчәлекле һөнәр сайлый. Ул гаиләсе белән Уфада яши һәм үзенең тату салонын ачкан. Юнир – хәрби. Мәскәүдә контракт буенча хезмәт итә. Егет Чечен Республикасында да командировкада булган. Аның күкрәген дүрт медаль бизи. Әти-әни уллары өчен ут йотып яшидер, әмма аларның теләгенә каршы килмәүләре аларның никадәр олы йөрәкле, сабыр булуларын дәлилли.
Авылларның иң зур байлыгы – аның халкы. Димәк, Акбулатны да бай дип әйтергә була. Ул үзенең иленә батыр, бөркет кебек көчле ир-егетләр, берсеннән-берсе матур кызлар үстерә, баһадирдай кияүләрне, карлыгач сыман чибәр киленнәрне колач җәеп каршы ала.