Рима апа Югары Тәтешледә туып үскән. Акбулатка ветеринар фельдшер булып эшкә килгән җиреннән таныша ул Рамил Нурихан улы белән. Бу вакытта егет электрик һөнәрен үзләштереп, өч ел корабльдә диңгез кичеп, туган якларына кайткан була. Авылда яңа ачылган Нефтекама электр челтәрләрнең Акбулат участогында хезмәт юлын дәвам итә ул һәм биредә 27 ел намуслы хезмәт сала. 2005 елда, подстанция ябылгач, ул үз машинасы белән унбер ел район үзәгендәге НЭСка йөреп эшли. Намуслы хезмәте күп мактау кәгазьләре, шул исәптән БР «Башкирэнерго» оешмасының почет грамотасы белән билгеләнгән.
Рима Әхмәтнур кызы үз һөнәре буенча җиде ел эшләгәннән соң, авыл китапханәсе эшен йөкләп ала. Бу һөнәрне яратып, лаеклы ялга чыкканчы башкара. Ул катнашмаган бер генә мәдәни чара булдымы икән? Зур популярлык алган Шәҗәрә бәйрәмен дә районда тәүгеләрдән булып үткәрә ул. «Балага исем кушу» йоласы итеп оештырылган бу чарага район һәм республика кунаклары зур бәя биреп китә. Сайлау кампанияләре рәисе, халык исәбен алу кампаниясен оештыруда да башлап йөрүчеләрнең берсе була ул.
Берәүләр лаеклы ялны олыгаю билгесе итеп кабул итсә, икенчеләр өчен ул яңа тормышның башы гына әле. Хаклы ялга чыккач та, һәр көннең кадерен белеп, тормыштан ямь табып яшәргә омтыла Нуриевлар. Әледән әле кунакчыл йортлары балалар һәм оныклар тавышына күмелә. Шөкер, ике кызлары да бу тормышта үз юлларын тапкан. Зинира инглиз теле укытса, Шулган авылында яшәүче кызлары Венера кечкенә кызчыгын тәрбияли. Әлеге көндә Нуриевлар Рамил аганың әнисе 89 яшьлек Рәсилә әбигә матур тәрбия күрсәтеп яши. Балачагы авыр сугыш елларына туры килеп, гомер буе колхоз эшен тарткан, дүрт бала тәрбияләп аякка бастырган Рәсилә Гайса кызы бу йортта кадер-хөрмәттә яшәвенә сөенеп бетә алмый.
Нуриевларның өстәлендә – гомер буе яратып укыган гәзит-журналлары. Авылның мәдәни тормышыннан да читтә калып өйрәнмәгән алар, авылда гына түгел, районда үткәрелгән спектакль-концертларга барырга тырышалар. Рамил ага мәчеттә үткәрелгән дини укуларга да зур ихласлык белән йөри. Балаларының һәм оныкларының әти-әнисенә булган ихтирамы, гаиләдәге бер-береңә булган җылы мөнәсәбәт, хәләл көч белән табылган дөнья – болар барысы да Нуриевларның матур күңелле кешеләр булуын янә бер тапкыр исбатлый. Чынлап та, бәхетләрен үз куллары белән төзегән алар.