Семен Гобәй улы шушы авылда туып-үсә. Искиткеч матур табигатьле Алгада аның гомере үтә. Шәмсикаять әби тумышы белән Бәлҗүәдән. Моннан берничә дистә ел элек күзәтелгән Алга авылы сулышын алар сагынып искә ала. Ул вакытларда дуңгыз, йорт куяны, ат фермалары гөрләп эшләгән.
– Инде авылда яшьләрне очратырмын димә. Алар хәзер читне каера. Кайда эш табалар – шунда тамыр җибәрәләр, – ди Шәмсикаять әби.
Хуҗа да, хуҗабикә дә колхозда тырышып эшләгәннәр. Нинди эш кушсалар, шуны җиренә җиткереп башкарганнар. Семен Гобәй улы кортчы, ат караучы буларак та билгеле булган.
– Атсыз авыл тормышын күз алдына китереп булмый иде. Ансыз аяк-кулсыз кебексең. Шуңа да көч җиткән кадәр ат асрарга тырыштым, – ди хуҗа.
Гыйльманшиннар бүген кызлары Людмила тәрбиясендә яши. Ни генә эшләсәләр дә, алар бергә киңәшләшеп башкара. Гаилә бәхете серен татулыкта күрә дә алар. Бәйрәмнәрдә Гыйльманшиннар йорты күңелле шат авазлар белән тула: сагынышып балалары, оныклары кайта.
– Дөнья көткәндә барысы да була, балалар. Язларын Танып елгасы буйлап бүрәнәләр агыза идек. Ике ай бозда яши идек диярлек. Бик өши идек. Салкын тидерүләр сәламәтлекне какшатмый калмагандыр, – ди Семен бабай. Аңа тормыш иптәше кушыла:
– Ачлыкны да татыдык. Балаларыбыз бәләкәй чакта он да юк иде. Аны эзләп Чернушкага кадәр бара идек.
Бер йомгакка төрнәлгән уртак язмыш, бер-береңне аңлау, авырлыкларны бергә җиңү – менә нәрсә кешене бәхетле итә.