Барлык яңалыклар

Үткән юллары матур

Кылган гамәлләре, яшәү рәвеше белән авылдашларына үрнәк булган, мактаулы хезмәт юлы үткән парлар кемдә генә соклану хисе уятмас?! Андыйлар хаклы ялга чыккач та абруйлы гаиләләрнең берсе булып кала.


– Шунысына сөенәм, башкарган эшләребез күп булды. Колхозда, авылда төзелешләр тукталмады. Ул чорда амбарлар, складлар, ашлык киптерү объектлары, Бәдрәш мәктәбе төзелде. Һәр авылда да фермалар тулы куәткә эшләде. 1 800 баш мөгезле эре терлек, 2 000 баштан артык дуңгыз асрый идек. Эш тә күп, эшче дә күп. Техникалар сатып алына. Алар рейстан кайтып керәлми торган иде. Ашханәләр гөрләп эшләде. Эшчеләр шунда туклана иде. Авырлыклары да булгандыр, алары инде онытылган, – ди хезмәт юлларын хәтерләп Фларит Закиров.

Тормыш иптәше Рита Фаяз кызы ничә кыз һәм малайга хөрмәтле апа булган, абруйлы укытучы. Укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән кыз башка һөнәр иясе булуын күз алдына да китерми. Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган кыз пионер лагеренда практика узганда булачак тормыш иптәше белән таныша. Ул чордагы укытучы эше аеручы киңкырлы була. Төп укытудан тыш укучылар белән ферма-басуларга барып концертлар оештыру, хезмәт алдынгылары күрсәткечләрен чагылдырган гәзитләр чыгару...

– Рита апа безнең өчен матурлык, тәрбиялелек, ихласлылык үрнәге булды. Аның дәресләре ничектер җиңел уза иде. Ул бервакытта да безгә кычкырып дәшмәде. Үз-үзен тотышы, киенүе, кешеләргә булган мөнәсәбәте безне гел сокландырды, – диләр Рита Фаяз кызының кичәге укучылары.

Күркәм гаиләдә үзләре кебек итагатьле ул һәм кыз үскән. Илсур Урал федераль университетының физика-технология факультетында белем алган, аспирантура тәмамлаган. Бүгенге көндә шушы университетта инженер-технолог булып эшли. Алсу шул ук уку йортының 5нче курсында белем ала. Закировлар күпләп гәзит-журналлар алдыра. Бай шәхси китапханәләре игътибарны җәлеп итә.

Эш, тәрбия турында сөйләвебез озагракка китмәдеме икән? Юктыр. Яшьүсмер, яшьлек еллары хәтирәләре бит ул. Боларны Закировларның балалары, киләчәктә оныклары да белергә, горурланырга тиештер.

Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: