Барлык яңалыклар

Йөрәк җылысын саклап

Югары Тәтешледә туып үскән Шәүкать Гобәйдуллин өч ел армиядә Төньяк флотта рулевой сигнал бирүче булып хезмәт итә. Бу вакытта ул Төньяк-боз, Атлантик океаннары, Барен­цево диң­ге­зен кичә. Куба Респуб­ли­ка­сын­да судноларны буксирлау һәм коткару бригадасы өлкән матросы Шәүкать Гобәйдуллин намуслы хезмәте өчен ул республиканың Почет грамотасы белән бүләкләнә.


Бер ел үтүгә кызлары Лидия дөньяга күзләрен ача. Шатлык өс­те­нә шатлык өстәп, уллары Динар туа.

Әл­фи­рә кечкенәдән те­ге­нергә ярата, балаларга һәм Шәү­ка­те­нә барлык киемнәрне үзе тегеп ки­де­рә. Тормыш үз агымы бе­лән бара. Әлфирә Сәлимҗан кызы 36 ел хезмәт дәверендә зур уңыш­ларга ирешә. «Башсельстрой» җәм­гыя­тенең Почет грамотасы бе­лән бү­ләкләнә. Шәүкать абый исә инженер вазыйфасына кү­тә­ре­леп, намуслы хезмәте өчен республика һәм рай­он дәрә­җә­сен­дәге

Почет грамоталары бе­лән бү­ләкләнә.

Балалары урта мәктәпне тә­мамлап, югары белемгә ия булган. Кызлары мәктәптә тарих фә­нен укыта, уллары Нефтекамада төп­ләнгән. Үз тормышлары белән яшиләр. Әти-әни­нең хәлен белешеп кунакка кайтып йөриләр.

Җиң сызганып производствода эшләгән, тырышып балалар үс­тергән, укыткан, туйлар үт­кәр­гән дөнья мәшәкатьләре артта калган. Карасаң, Го­бәй­дул­лин­нар­ның гаилә коруына 38 ел тулып үткән. Бүген алар үз көчләре белән төзегән йортларында, бергә туплаган дөнья­ла­рында тыныч кына гомер кичерә.


Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: