Барлык яңалыклар

Хыяллар чын булсын

Бу ачык йөзле, мөлаем хатын кечкенә чагыннан әбисе белән ятимлектә үссә дә кешеләргә ышанычын, ихтирамын югалтмаган. Гадәттә, авыр язмышлы кешеләр тормышта югалып кала, ә минем мәкаләм герое тормышның ямен гаиләдә тапкан. Үзе дә бала гына булып күренгән Гүзәлия Фәйзрахманова өч бала анасы. Тормыш иптәше Айзат Дәрсин улы белән уллар үстерә алар.

Өлкәне, Нурисламы, бы­ел мәк­тәпкә кергән. Ле­нур бе­лән Илнур балалар бакчасында тәр­бия­лә­нә. Яшь гаилә Фәйз­рах­ма­нов­ларның төп йортында гомер итә. Яшь­ләр­нең сер­дәше, онык­лар­ның дәү әни­ләре Гөлзифа апа бе­лән бергә яши алар. Эш­тән кайтуларына ашы пеш­кән, самавыры кайнаган, балалар каралган. Йортта олы кеше булганда те­гә­се тегелгән, ямасы ямалган. Җылы йортка кайтып керә алар.
Гүзәлия Фәнис кызы мәк­тәп яшенә җиткәнче әби­сендә тәрбияләнә, аннан соң аны шәһәрдә яшә­гән әнисе кайтып ала. Урта мәк­тәптән соң ул Нефтекамада технолог һөнәрен үз­ләштергән һәм белемен Яр-Чаллы сәүдә институтында камилләштергән. Һө­нәре буенча ул пешекче-технолог.
Гәрәбашка килен булын төшкәч, тормыш ип­тәше белән фермада бозаулар карый, хуҗа­лык­та төрле эштә йөри. Бер-бер артлы малайлар туып балалар бакчасына киткәч, тагын да эшкә тотына. Бүген­ге көндә район кулланучылар җәмгыяте кибетен­дә сатучы булып эшли ул. Ә тормыш иптәше Айзат малчылыкта. Аның дүрт туганы да бәхет эзләп чит­кә китмәгән, шушы хуҗа­лык­та хезмәт итә. «Эшең­нең нәтиҗәсенә карап эш хакы түлиләр, авыл җи­рен­дә күпне өмет итмибез, булганына канәгать», – ди ул.
Барлык уңайлыкла­ры булган йортта гомер ит­сә­ләр дә, үз йортларын, үз эшләрен булдыру хыя­лы белән янып яши яшь гаилә. Гүзәлиянең белеме җитәрлек, тотып эш­ләр­гә генә кирәк, дип сүз кузгаткач, акча да кирәк шул, дип өстәп куйды хуҗабикә. Алдагысына өмет итеп, булганына шөкер итеп кенә яшәп ятабыз әле, дип сүзне икенчегә бора Айзат. Әйе, иң мөһиме, гаиләдәге татулык, бердәмлек, сау­лык-сәламәтлек. Дәү әни тәрбиясендә үскән Гүзәлия моны бик яхшы аңлый. Ә уй-хыяллар кайчан да булса тормышка ашырына ул барыбер ышана.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: