Барлык яңалыклар

Һәркемнең үткәне бер китап язарлык

Электрон почта заманында конвертта хат алулар редакциядә дә сирәгәеп бара. Гәзитебез эчтәлеген тулыландырырга булышлык иткән конвертлар арасында Свердловск өлкәсе белән Тәтешлене бәйләгән Данис Бәдретдиновның хатлары безгә бик якын. Чөнки чит тарафларда яшәсә дә, туган ягын онытмый, ике арада иҗатташлык җепләре сузган якташыбыз ул. Атап, алдан зур әзерлек белән быел «Күрдем чишмәләре» шигърият бәйгесенә кайтуы һәм махсус бүләккә ия булуы аның никадәр туган як, шигъри җанлы икәнен янә бер кат исбатлады.


Бәдрәш һөнәрчелек училищесында киң профильле тракторчы-машинист таныклыгы алып, Украинада өч ел армия хезмәтен тутырып кайтып, Данис абый Качканарга барып урнаша. Ул анда бик тә уңган, чибәр Мөнәвәрә Шәйдулла кызын очрата. Үзенә генә түгел, булачак тормыш иптәшенең исеменә дә гашыйк була ул. Алдан китеп шуны әйтик, Данис Бәдретдинов анда крановщикка укып, хаклы ялга чыкканчы производствода эшли.

Кранда эшләү, шигырь язу гына да түгел әле аның юлдашы: Данис абый гомер буе спортны үз итә. Йөгерү гадәти хәләтенә әйләнә. Төрле шәһәрләрдә узган 31 классик марафонда катнаша. Үзенең ничә чакрымнар йө­гер­гәнен Данис Зыядрислам улы еллар әйләнәсенә язып барган һәм аз да түгел, күп тә түгел, меридиан буенча җир шарын бер урап чыккан кадәр булган. Бүген 73 яшендә дә, сәла­мәт­леге какшаса да, үз өстендә шөгыльләнүен туктатмый.

Данис Бәдретдинов үзен производствода гына танытмый, Качканар шәһәренең мәдәни тормышында да кайный. Ул шә­һәрдә татар-башкортлар күп­ләп яши. Бергә җыелып, Сабантуйлар оештыра башлыйлар, коллектив туплап, концертлар куялар, иҗат кичәләре үткәрәләр. Аның бертуганнары: абыйсы Нәби заманында оста баянчы була, се­ң­лесе Фәүзинә – биюче, энесе Рәшит – җырчы. Кыс­касы, Свердловск өлкәсендә татар-башкорт сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә алар. Данис абыйның кызы Гөл­шат әлеге вакытта олы яшь­тә­ге­ләрдән бер төркем туплап, абый-апаларны бию серләренә тө­шен­дерә. Алар инде «Шома бас» өлкә конкурсында лауреат булып та өлгергән.

Ә туган авылы белән бәй­лә­нешен Данис абый беркайчан да өзмәде. Авыл миңа илһам чыганагы, ди ул. Шигырьләре аның чынлап торып гади, халыкчан. Башыннан кичкәнне, күр­гән­не җиңел генә итеп шигъри юлларга тезә. Ышанасы килә: бү­генге көнгә дөнья күргән дүрт китабы чик булмас. Свердловск өл­кәсендә нәшер ителүче урал та­тарларының «Саф чишмә» гә­зите юбилеенда Муса Җә­лил­нең кызы Чулпан белән танышуы, әң­гә­мәләшүе Данис абыйга бик нык тәэ­сир итә.

Җанына тынгылык бирә бел­мәгән кеше кулына эш тапмый тормас. Мөнәвәрә апа белән Данис абый җәйләрен тал чыбыклары җыеп, озын көзге-кышкы кичләрдә кәрзиннәр, вазалар үрә.

Һәркемнең үткәне бер китап язарлык. Кыска гына бер мәкаләдә барысын да сыйдыру мөмкин түгел. Тормышка дәрт белән баккан Данис Бәдретдиновның гомер китабы калын булсын, ә аның изге эшләр белән тулылануына безнең шик юк.
Читайте нас: