Барлык яңалыклар

Ялгыз ана, кызын ияртеп, мохтаҗларга кайнар аш ташый

Үзенә дә җитәр-җитмәс акчасына әллә күпме кеше ашатып йөрергә каян башына килгән соң?

Аның әнисе озак еллар хаста булып яткан. Кечкенә кызына да, газиз әнисенә дә игътибары җиткән яшь хатынның. Әнисе бакыйлыкка күчкәч, кайгысыннан бәргәләнеп йөргән чагында, ул аны изге эшләр белән басарга дигән карарга килгән.
Тәү башлап ул сәрхүшләр җыелган урынга кайнар аш алып барган. Ризыктан алда юыну өчен кирәк-яраклар таратырга да онытмаган. Аларның сөенүе, рәхмәт укуларыннан Алина ныклы карарга килгән - бу тормышта изгелекләр кылып яшәргә!
Моннан соң ул ятим балаларга, психик авырулы сырхауларга ярдәм оештырган. Алар яшәгән социаль учреждениеләргә барып төрле чаралар үткәрә, тәмле ризыклар белән сыйлый, күңелләрен күрә ул. Аның урмада калган йорт хайваннарына да ярдәме тия.
Их, Алинага кушылырга да, исән чакта савап җыеп калырга иде, дисезме? Рәхим итегез, аның телефон номеры - 8 917 796 18 95. Онлайн-банк та шушы номерга беркетелгән.
Әйдәгез, тормышның нурлы ягында яшик!
Источник: Ачык чыганклардан
Читайте нас: