Барлык яңалыклар

Кадрия Минкулова бәхетен гаиләсендә тапкан

Кадрия апа үзе Шулган авылында күп балалы гаиләдә туып үскән. Әтисе Ләбиб ага 45 яшендә генә авырып дөнья куя. Мәктәпне тәмамлагач, Кадрия дус кызлары белән Струнинино шәһәрендәге тегү фабрикасына юллана.

Юанычым – минем гаиләм
Кадрия һәм Әгъзам Минкуловлар II - Җиремҗибашта матур гомер кичерә. Туган авылларына кайтып төпләнгәнче дөнья күреп, төрле хезмәт тармакларында эшләгән алар.
Кадрия апа үзе Шулган авылында күп балалы гаиләдә туып үскән. Әтисе Ләбиб ага 45 яшендә генә авырып дөнья куя. Мәктәпне тәмамлагач, Кадрия дус кызлары белән Струнинино шәһәрендәге тегү фабрикасына юллана. Анда эшләп, әнисенә апайларын тәрбияләргә булыша. Булачак тормыш иптәше Әгъзамның сеңлесе дә шул фабрикада эшли. Аның янына хәл белеп барган егет Кадрия белән шулай таныша. Ике ел дуслашып хат алышалар. Әгъзам Байканурда хезмәт итә, аннан соң Яр Чаллы «КамАЗ» заводына 200 дембель кайта, алар арасында Әгъзам да була. Ул заводта электрик булып эшли.
Гаилә коргач, яшь пар район үзәгенә кайтып урнаша, биредә аларга фатир бирәләр. Әгъзам абый – нефтьче, Кадрия апа элемтә бүлегендә эшли. Нәфис иңнәренә арыш капчыгы кадәр сумка күтәреп, гәзит-журнал, пенсия тарата. Эшләре җиңелдән түгел, әлбәттә, әмма Кадрия апа үзенә йөкләтелгәнне яратып, намус белән башкара. Гаиләне ямьләп кызлары туа, тыныч кына яшә дә бит. Юк, яшь чак, күңел каядыр ашкына. Аралашып яшәгән күршеләре читкә чыгып киткәч, Минкуловлар гаиләсе дә бәхет эзләп Свердловск өлкәсенә юл ала. Анда икесе дә корыч кою заводына эшкә урнаша. Кадрия апаның үз куллары белән ясаган чәнечке - калаклары әле булса кулланышта.
Үзгәртеп - кору чоры башлангач, киңәшләшеп, Әгъзамның туган авылы II-Җиремҗибашка кайтып төпләнә алар. Минкуловлар уңган, эшкә иренми, мал асрыйлар, кош-корт тоталар, бакча тутырып бәрәңгесен утырталар, артканын сатып, акча эшлиләр. Шулай тырышып, зур йорт тергезеп керәләр. Әгъзам абый хуҗалыкка электрик, Кадрия апа башлангыч мәктәпкә җыештыручы булып эшкә башлый.
Бер анадан кайсы балаңны ныграк яратасың, дип сорыйлар икән: «Авырганын – савыкканчы, чыгып киткәнен – кайтып кергәнче, кечкенәсен – үсеп җиткәнче, дип җаваплаган ана кеше. Менә шулай армияга алынган улларын көтеп алырга да насыйп була ата-анага. Аның хезмәте кайнар нокталарда үтә. Улының ярты ел хәбәре булмый. Бу турыда күз яшьләрсез генә хәтерли алмый Кадрия апа. Ярый әле исән-сау әйләнеп кайтты улыбыз, дип сөенә алар.
Кызлары Альбина белән уллары Азамат Күрдемдә яши. Наилләре Әгерҗедә үз оясын корган. «Лаеклы ялга чыккач, рәхәтләнеп яшибез. Пенсияне өйгә китереп бирәләр, сау-сәламәтбез, оныкларыбыз килеп сөендереп тора. Туганнарыбыз белән аралашып яшибез. Төп йорттагы киленебез Лифүзә белән туганыбыз Оршат кечелекле, туган җанлы, барыбызны да кабул итеп кунак итәләр. Күрдемдә яшәүче энем Фердинант, апам, дип өзелеп тора. Өч туганым Нефтекамада яши. Шатлыгыбызны да, кайгыбызны да уртаклашыр туганнарың булу олы бәхет ул»,–ди Кадрия апа. Ул бәйләнергә, чигенергә ярата, үз куллары белән чиккән картиналары стеналарын бизәп тора. Мич-ашка оста, матур гөлләр үстерә, һәркемгә ягымлы ханым.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Сәвия һәм Ләбиб Кәрамовлар балаларына яхшы тәрбия биргән. Ә яхшы хатын – дөнья тоткасы.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
автор фотосы.
Читайте нас: