Барлык яңалыклар

Балачактан килгән ак хыял...

Уфа шәһәренең 2нче поликлиникасында функциональ диагностика табибы булып бик мөлаем ханым эшли. Ул үз эшен шулкадәр тирән белә, йөрәкләренә УЗИ тикшерүе үткәрү өчен бу табибка бик теләп һәм ышанып киләләр. «Яхшы белгеч» дип билгели аны хезмәттәшләре. Аның хакындагы мәкаләләр инде республика матбугаты битләрендә дөнья күрә. Бик сөнечле күренеш, ә шушы булдыклы табибның якташыбыз – Югары Тәтешле кызы Дилә Хәбуллина-Талипова булуы безнең өчен икеләтә горурлык.

Табиб булу Дилә Малик кы­зының балачак хыялы ул. Шуңа да Югары Тәтешле 2нче мәк­тәбен уңышлы тәмамлау белән шушы уй-теләге аны Башкорт дәүләт медицина университетына алып килә. Гомере буе исәп-хисап эшендә эшләгән әтисе Малик Хәмит улының кызын икътисад юнәлешендә күрергә те­лә­ге зур булса да, газизенең хыялына каршы килми. Бар булмышын балаларга белем би­рү­гә багышлаган әнисе Гүзәл Гаян кызы да, изге сәгатьтә, балам, дип хәер-фатихасын бирә. Ни дисәң дә, табиб булу җиңел эш түгел – чын белгеч булып өлгергәнче ничә еллар белем кыясын яулыйсы, гомерең буе кеше гомере өчен җаваплы булып хезмәт итәсең бар. Шуны уйлап борчыла ата-ана йөрәге. Ә Диләләре һәч сынатмый – бер дигән итеп әлеге уку йортын тәмамлый, интернатура үтә. Моның белән генә чикләнми тырыш кыз – тагын ике ел ординатура үтеп, белемен йөрәк авырулары буенча камилләштерә.
Авыруны дәвалауга караганда аны искәртү яхшырак. Шуңа бәйле үзенең практикасында булган бер вакыйганы сөйләп үт­те ул: «Районда эшләгәндә бер апа унике яшьлек улы белән килде. Баласының хәлсезлегенә зарланды ул. Йөрәген һәм тын юлларын тикшереп карагач, мин анда патология барлыгын әйт­тем. Әмма әни кеше ышанмады. Күпмедер вакыттан улының тыны кысылып, бөтенләй хәле беткәч, тагын табибка мөрә­җә­гать иткәннәр. Нәтиҗәдә аны дә­ва­ханәгә озатып, баланы чак коткарып калганнар. Соңыдан килеп, ул апа миңа рәхмәт әйтеп китте», – дип искә ала ул. «Үз вакытында туган мәктәбемдә тирән белем биреп, мине табиб юнә­ле­шендә әзерләгән укытучыларыма гомерем буе ихлас рәх­мәтле булачакмын», – дип әң­гә­мәбезне тулыландыра Дилә Малик кызы.
Әйе, үз эшен яратып башкарган, һәр пациентына вакытын, игътибарын һәм җылы сүзен кызганмаган табибны авырулар да хөрмәт итә, аңа ышаныч белән килә. Юкка гына, кешенең тәнен дәвалаганчы аның күңелен дә­вала, димәгән борынгы акыл иясе.
Мактаулы хезмәт юлы белән Дилә Малик кызының гаилә гөле дә чәчәк аткан – Югары Тәтешле егете тормыш иптәше Тимур Роберт улы белән алар ул һәм кыз тәрбиялиләр. Менә шулай ак халатына кер тешермичә, изге һөнәрен лаеклы алып килгән якташыбызга киләчәктә дә күңел киңлеге, хезмәт уңыш­лары, һө­нәри биеклекләр теләп ка­лыйк.
Миләүшә ИСЛАМОВА.
Читайте нас: