Алар эшкә бик иртә җигелә. Шәмселбаян ага Ленин АПКсында малчылыкның төрле тармакларында хезмәт куя: атлар да карый, көтүен дә көтә, каравылда да тора. Исеме һәрчак мактаулылар рәтендә була. Фидакарь хезмәте күп санлы грамоталар, мактау кәгазьләре белән бәяләнгән.
Салдаудан килен булып төшкән Роза Дәүләтбай кызының да тормышы заяга узмаган. Аның да хезмәт юлы терлекчелек белән бәйле. Алмадай биш кыз, бер улга гомер биреп, тәрбияләп үстергәннәр, тормышта урнашырга ярдәм иткәннәр. Алар да әти-әнисеннән алган матур тәрбия белән тырышып дөнья көтә, авыл тормышын яратып яши. Инде үз балалары да үсеп буй җиткергән, әти-әни булган. Кызганычка каршы, бердәнбер уллары Таһир күптән түгел
вафат булып, якыннарын ачы кайгыга салган. Шулай да үзләрендә арытабан яшәргә көч тапкан алар, кызлары һәм оныклары өчен алар иң якын һәм газиз кешеләр. Һәммәсенә дә җылы сүзен, акыллы
киңәшен табалар. Кыз-кияүләренең ярдәме белән өйләрендә заманча уңайлыклар булдырылган. «Илләр тыныч булсын, һәр көннең кадерен белегез», – дип изге теләкләрен җиткерәләр.
Олы яшьтә булуларына кармастан, тик утыруны сөйми Шәрәфисламовлар, әле булса актив тормыш белән яшәргә омтылалар. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип, кышларын Шәмселбаян ага чаңгыга басcа, Роза апа кичләрен скандинав таяклары белән йөрергә чыга.
Миңа калса, авыл яме дә нәкъ шундый тыйнак һәм намуслы гаиләләргә бәйле. Тырышлык һәм гадилек үрнәге алар. Намуслы үткән тормыш юлы, әти-әни, дип өзелеп торган кызлары, оныклары белән бәхетлеләр.