Барлык яңалыклар

Үз юлларын сайлап бәхет тапкан

Сәхнәдә гуслида уйнап сихри моңнар тараткан игезәкләр һәркемнең исендә калгандыр. Бу талантлы егетләр Уразгилде авылында туып үскән Юрий һәм Сергей Нуриәхмәтовлар. Кечкенәдән апалары белән бергә җырларга өйрәнә алар. Яңа Тәтешле мәктәбенә укырга баргач, баян түгәрәгенә йөреп, уйнарга өйрәнәләр. Ике авылда үткән мәдәни чараларның уртасында кайный егетләр.

Урта мәктәпне тәмамлагач, ил алдында булган бурычларын Владивостокта моряк булып үтәп кайта һәм Воткинск педагогия училищесына укырга керә алар. Анда музыка укытучысы һөнәрен үзләштергәч, туган авыллары Уразгилде мәдәният йортында художество җитәкчесе булып эшлиләр. Бу вакытларда алар район мәдәният йортында үткән чараларда актив катнаша, еш кына башкала концертларына да чакырылалар. Әмма Уразгилде мәдәният йорты эшен туктата һәм туганнар яңадан читкә чыгып китә. Сергей Воткинскийда төпләнеп кала. Ә Юрий мәктәп елларыннан ук дуслашып йөрегән Яңа Тәтешле сылуы Елена Игорь кызы белән тормыш кора. Удмурт йолалары буенча гөрләтеп туй уздыра яшьләр. Мәхәббәтле гаилә учагында кызлары Ксения туа. Озак көттерми, әтисенә куаныч итеп, Елена томрап торган малай алып кайта. Аңа Андрей дип исем кушалар.
Себер якларында эшләп йө­регән Юраны Яңа Тәтешле мә­дәният йортына җитәкче итеп чакыралар. Үзе яратып башкарган шөгыленә кире кайта ул. Барсы да таныш, күңелгә якын. Юрий Фәнүс улы яңадан җиң сызганып эшкә тотына. Ул җитәкләгән коллектив Республиканың 100 еллыгына багышланган район смотр-конкурсында 2нче урынга лаек була. Юрийның балалар өчен баян түгәрәге ачарга хыялы бар. Үз балаларында да музыкага мәхәббәт тәрбияли алар. Быел кызлары беренче сыйныфка укырга кергән. Кечкенә бу­луы­на карамастан, төрле җыр-бию конкурсларында катнашып, призлы урыннар ала ул.
Тел очына, буш вакытларыгызда нишлисез, дигән сорау килә, әмма мәдәният йортында бар сәләтен биреп эшләгән ке­ше­нең буш вакыты калмый да шикелле. Елена район китап­ханәсенә йөреп эшли. Ул Удмурт дәүләт университетының икъдисат бүлеген тәмамлаган, ләкин сайлаган һөнәре буенча эшләргә туры килмәгән. Аңа авылда китапханә эше тәкъдим итә­ләр һәм ул курсларда әлеге һө­нәр буенча белем алып кайта. Район үзәк китапханәсендә яшьләр абонементы буенча баш китапха­нә­че вазыйфасын үти. Елена да, Юрий да өстәл теннисы белән мавыга, ярышларда призлы урын­нар яулый. Әти-әниләре кебек ба­лалар да теннисны үз итә. Яшь гаи­лә кичләрен генә яңа якты йортларына җыела.
Нуриәхмәтовларның төзелеш барган йортларында башкарасы эшләре бихисап, әмма аларны авырлыклар куркытмый, яшь гаилә дөньяга өмет белән карый. «Заманча төзелгән йортта спорт залы да булырга тиеш», – ди яшь гаилә. Юкка гына ничә еллар буе якын дуслар булып йөрмәгән икән Юрий белән Елена. Алар һәрвакыт эшләрен киңәшләшеп, бергә башкара. Киңәшле эш таркалмый. Яшь гаилә буларак, Нури­әх­мәтовларга торак шартларын яхшырту өчен субсидия бүленгән, «Ана капиталы» да ярыйсы гына зур ярдәм иткән. Әйе, авылда яшәгән кешенең ашы да бар, эше дә җитәрлек. Яшь булуларына карамастан, Нури­әхмәтовлар җиң сызганып хезмәт итә, булганына шөкер итеп яши.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: