Шатлыклы гына түгел, авыр мизгелләрдә дә терәк-таяныч булган әткәебез Фәрит белән алар гомер үрләренә парлап атлый. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 56 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яши алар.
Әнкәебез 1939 елның 5 маенда Шулган авылында дөньяга килгән. Дөресен генә әйткәндә, әтисен ул хәтерләми дә. Бөек Ватан сугышы каһарманы зүрәтиебез 1944 елда Калининградта вафат була. Үзен белгәннән алып эшли әнкәебез. 17 яшьлек кенә кыз якты өметләр баглап, бер таныш апага ияреп, Үзбәкстан якларына чыгып китә. Соңырак әткәебез белән өйләнешкәч тә алар Ташкентта яши. Ул вакытларда бик күп гаиләләр Үзбәкстан, Казахстан якларында хезмәт куя. Әткәебез төзүче-монтажник булса, әнкәебез штукатур-маляр һөнәрен үзләштереп, лаеклы хезмәт итә. Икесе дә бихисап Почет грамоталарына ия була, хезмәт ударниклары исемлегенә керә.
Гаиләгә ямь өстәп туган кызлары, ягъни без, Илмира, Эльза, Зиләгә, әти-әниебез бар назын, сөюен бүләк итә. Дөрес тәрбия биреп, укытып, олы тормыш юлына бастыра. Инде еллар узып, байтак сулар акса да, үзебез күптән зүрәни булсак та, без һаман да әткәй-әнкәебезнең киңәшенә, җылы сүзләренә мохтаҗ. Бу катлаулы тормыш юлларында алар безгә ныклы терәк.
Кадерлеләребез туган як җанлы булды. Хаклы ялга чыккач туган авыллары Шулганга кайтып төпләнүләренә барыбыз да сөенде. Бүген нур чәчеп торган нигезебезнең коты әткәйдә булса, нуры – әнкәйдә. 80 яшьтә дә, сөбханалла, мал асрыйлар, бакчаларында тәгәрәшеп яшелчә-җимеш үсә, чәчәкләр күзнең явын ала. Хәрәкәттә бәрәкәт, дип мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә тырышлар.
Инде олыгайдым, дип тик утырырга яратмый әнкәебез: бәйләм бәйли, догалар ятлый, намазын калдырмый, көченнән килгәнчә ураза тота. Аның тәмле ашларын сагынып ераклардан кайтып җитәбез. Бер табын артында җыелып, үткәннәрне искә алып, күңелгә ифрат якын булган хатирәләрне барлап, яшәргә яңа көч алып таралышабыз. Таралышабыз да, янә күрешүебезне түземсезлек белән көтеп алабыз.
Шөкер, безнең гаиләдә тавыш-гаугага урын булмады. Әти-әни бер-берсен хөрмәт итеп яшәде. «Яшьлек үтә дә китә, олыгайган көндә җан тынычлыгы кирәк», – ди әнкәебез һәм бик хак әйтә. Гаиләбездә, бу синең эш, бу – минеке, дип бүлешкән чакны да хәтерләмим. Алар икесе дә эш сөйде. Үзбәкстанда да, авылда да җитеш тормышта яшәүләре шуның нәтиҗәсе.
Әткәй! Әнкәй! Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез! Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз.
Әнкәй, күркәм юбилеең белән котлап, ныклы сәләмәтлек, гомернең кояшка тиң озынын, таң җилләренең назлысын, шатлык-куанычларның мөлдерәмә тулысын телибез! Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасырдан артык тату гомер кичергән кебек, алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар, онык һәм оныкчыклар игелеген күреп, озак еллар парлап гомер кичерсәгез иде.
Бу матур теләкләргә әткәебез Фәрит, кызларың Эльза, Зилә, киявең Ифтихар, оныкларың Ренат, Регина, Руслан, Алина, Луиза, оныкчыкларың Әминә, Арслан, барлык туганнарың да кушыла.
Олы кызың Илмира Миңнуллина.