Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
19 сентябрь 2019, 14:00

Балаларга шатлык өләшү – изге эш

Менә инде алты ел «Башнефть» җәмгыятенең «Изге йөрәкләр» волонтерлык оешмасы Яңа ел алдыннан район үзәгендәге реабилитация филиалына килеп, сабыйларга бүләкләр өләшә. Ә күптән түгел алар Белем көне уңаеннан да килеп, шатлык бүләк итте.

Монда тәрбияләнүчеләрне тәү башта тролль Роза котлады. Кыз һәм малайлар белән төрле уеннар оештырды, фокуслар күрсәтте. Балалар онытылып китеп, һәр тамашада теләп катнашты. Арытабан волонтерлар һәм «Башнефть»нең Нефтенок атамалы бобр баласы тәбрикләде. «Светофория» иленә сәяхәт кылып, балалар уен ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, викторина сорауларына җавап бирде.
Акция кысасында волонтерлар һәр балага уку кирәк-яраклары тапшырды. Мондый бү­ләк­ләргә кызлар, малайлар чиксез сөенде.
Чара ахырында район ха­ки­миятнең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Роза Исламова балалар һәм ата-аналар исеменнән «Башнефть» җәм­гыятенә ихлас теләкләрен җит­кереп, Рәхмәт хаты тапшырды. Филиал мөдире вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айгөл Әх­мәт­җанова да волонтерларга рәх­мәтен белдерде.
Гөлнара Закирҗанова.
Автор фотосы.
Читайте нас: