Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
27 сентябрь 2019, 18:20

50 ел бергә тормыш сукмагыннан

Шушы көннәрдә дөньядагы иң кадерле кешеләребез – әти-әниебез Нина Ивановна һәм Дмитрий КонстантиновичКонстантиновлар матур гомер бәйрәмен билгели. Аларның кулга-кул тотынышып тормыш үрләренә бергә атлауларына 50 ел тулды. Гомерләрен намуслы тормыш итүгә багышлады алар, безне дә шул үрнәктә тәрбияләделәр

Әтиебез үз хезмәт юлын «Дэмен» АПКсында шофер булып башлый. Бөре педагогия институтына укырга кергәч, мәктәпкә күчә. Балаларга белем һәм тәр­бия бирү эшенә бар көчен һәм энергиясен сала ул, шуңа да аны укытучылар да, укучылар да хөрмәт итте. Гомум алганда 45 ел хезмәт юлының 39 елын яраткан эшенә багышлады әтие­без. Гаилә архивында сак­ланган бихисап рәхмәт хатлары, Почет грамоталары, «РФнең халык мә­гарифе отличнигы» исем­е аның намуслы тырыш хез­мә­те турында сөйләп тора.
Әниебез 26 ел авыл хуҗа­лы­гында эшләде. Егәрле, уңган, хәстәрлекле булганы өчен аны да авыл халкы ихтирам итте. Дәү әниебезне – әтиебезнең әни­сен – ул 15 ел дәвамында тәр­биялә­де. Аңа гомер буе ка­дер-хөрмәт күр­сәтте алар, тәр­бияләп, соңгы юлга озаттылар.
Әти-әниебезнең безнең өчен салган көчен һәм вакытын биз­мән­нәрдә үлчәү мөмкин тү­гел­дер. Балаларым, гаиләм, дип җан атып яшәде якыннарыбыз. Әле дә без – алты баласы, 13 оныгы һәм ике оныкчыгы – туган йортыбызда иң кадерле кунак. Безгә алар белем алырга, тормышта урнашырга ярдәм итте. Бүген аларның кү­ңел җылысын тоеп, акыллы ки­ңәшләренә таянып яшибез. Һәр­кайсыбызның яраткан эше, гаиләсе бар. Иң өлкәнебез Индира әтиебез юлын сайлап, Яңа Тәтешле мәктәбендә балаларга математика фәненнән белем бирә. Иосиф – водитель, Зефирина – Чернушка балалар бакчаларының бер­сен­дә тәрбияче, Зифа сатучы һө­нәр­ләрен сайлады. Динә һәм Аннаның үз корган оялары бар. Мең рәхмәт сезгә, кадер­леләребез!
Әти-әни! Алтын юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итә­без сезне. Йортыбызның утын сүн­дер­мичә, һәрвакыттагыча бер-бе­регезгә кирәк һәм терәк булып, бә­рәкәтле мул тормышта гомер итүегезне телибез. Ә без, биш кызыгыз һәм бер улыгыз, сезгә һәрчак ярдәмгә килер­гә әзер­без. Сез корган тату матур гаиләбез, туганлык җеп­лә­ре­безне саклап гомер итүегез без­нең өчен иң зур байлыкка тиң.
Бәхетле гаилә нинди ул? Ул, әлбәттә, бер-береңне хөр­мәт итү, ярату, гаилә тра­ди­ция­лә­рен саклап яшәү. Сез чын мәгъ­нәсендә бәхетле пар, чөнки шушы сыйфатларга ия булдыгыз, безгә лаеклы үрнәк күр­сәт­тегез. Арытабан да каршылык­ларны бергәләп җиңә-җи­ңә, яшь­лектәге хисләрегезне сүн­дермичә, сау-сәламәт булып гомер итәргә насыйп булса икән!
Балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.
Читайте нас: