Кечкенә күкрәк баласын күтәргән яшь ханым белән күрешәбез. Гаилә башлыгы – крестьян-фермерлык хуҗалыгында механизатор, әлеге көндә кызу урак өсте булгач, төшке ашка да кайтып тормаган. Хуҗабикә исә әлеге көндә кечкенә кызчыгы белән декрет ялында. Һөнәре буенча тегүчегә укыса да, үз белгечлеге буенча эш булмаганлыктан, берничә ел сатучы булып эшләгән.
– Балачактан ук балаларым күп булсын иде, дип теләдем. Аллаһка шөкер, алар белән тормышыбыз мәгънәле. Өлкән кызыбыз быел 5нче сыйныфка бара, икенчесе балалар бакчасына йөри. Төпчегебез Евгениягә әле сигез генә ай, – ди ул.
Кызлар матур тәрбия алып үсәләр. Виолеттаның бисер ярдәмендә үрелгән чәчәкләре тәрәз төпләрен бизәсә, Виктория биергә, шигырьләр сөйләргә ярата икән. Оныклары өчен бигрәк тә дәү әниләре сөенеп бетә алмый. Ире вафат булганнан соң, Катя апа улы һәм килене белән бер йортта яшиләр. Яшь гаиләгә төп ярдәмче дә, акыллы киңәшче дә ул. Үзара тату булып, һәрнәрсәне киңәшләшеп башкаргач, тормышлары да ырамлы Хаҗиповларның.