Еллар үтте. Фидәил Гыйндуллин хезмәттә, гаиләдә, туганнары арасында үрнәкле булып яши, эшли. Алар Гөлшат Нәзир кызы белән өч ул тәрбияләп үстерде. Фидәил урта мәктәптә укыганда ук тракторчы таныклыгы алды, шуңа ул мәрхүм укытучыбыз производство нигезләрен укыткан Сәлим Хәмзинны хөрмәт белән искә ала. Фидәил хезмәт юлын «Краснохолмск» нефть һәм газ чыгару идарәсенең Күрдемдәге автотранспорт цехында слесарь булып башлады. Хәрби хезмәтне Монголиядә, тимер юлчылар частенда үтеп кайтты. Кайткач, шунда ук тракторчы булып башлады. Соңыннан 22 ел себердә подъемник машинисты эшен башкарды.
«Инженер булалмадым, ләкин барлык төр техниканы биш бармагым кебек беләм. Мин гаиләдә җиденче бала. Әтиебез Миңнулла Гыйндуллин үзе хәрби училище тәмамлаган. 1938 елдан 1946 елга кадәр хәрби хезмәттә, сугышта булган. Тәнендә мина кайпылчыгы кереп, яраланып, инвалид калган. Аксап, таяк белән йөреде. Шушы таяк безгә сәгать чыңы булды. Җәен иртәнге алтыда таягы белән идәнгә шакый, без җидебез дә аякка басабыз. Әнинең боткасы пешкән, өстәлдә икмәк, сөт, май, чәй кайнаган. Икмәкне, мич ашларын әниебез Рәйсә көн дә пешерә иде. Тәме һаман телемдә. Алар безне эшсөяр кешеләр итеп үстерделәр. Зур уку йортларын бетермәдек, әмма кечкенәдән хезмәттә чыныгып үстек. Бакча, мал карарга өйрәндек. Атсыз елга болыныннан кычыткан, юкә чәчәге җыябыз, абага чистартып сатарга да өйрәндек. Әтиебез Күрдем МТСында нефтьчеләр участогында бухгалтер-икътисадчы, ә әни автотранспорт цехында заправщица булды. Үз гомерләрендә ике зур йорт бетерделәр, гаиләгә иркен яшәү өчен шартлар тудырдылар. Әтиебез 70 яшенә җитеп дөнья куйды. Әнием белән 25 ел бергә яшәдек. Шуңа рәхмәтлемен: әти-әни безнең арада туганлык хисләрен яхшы тәрбияләгән», – дип сүзен йомгаклады Фидәил. Әйе, Рәйсә апа белән Миңнулла абый гаиләсендә җиде бала үсеп олы тормышка аяк басты. Ясәви, Адиләт, Фирдәвис, Фәридә, Илшат, Илүсә, Фидәил.
Күптән түгел Адиләт белән очрашырга туры килде.
– Әтиебез каберенә зират кылырга кайттык. Туганнарыбызга себер якларына урнашырга туганыбыз Фәния апа ярдәм итте. Үзем котельныйда эшлим. Ясәви Сургутта нефтьче, Фирдәвис тә безнең янга Нижневартовскийга килде, нефтьче-водитель булып эшли. Сеңлем Фәридә – нефтьче-оператор. Аннан Илшат белән Илүсәне дә үзебезнең янга чакырдык, – диде ул.
Уйлар мине яшьлегемә алып кайтты. Күрдем мәктәбендә эшләгәндәге беренче чыгарылыш классында Илүсә белән Илшат укыды. Уку алдынгылары, спортчылар булдылар. Юл эшләре мастеры, Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе авылдашыбыз Илшат Гыйндуллинның гомере фаҗигале өзелде. Көзнең бозлы күленнән ком чыгарганда кинәт күлгә төшеп киткән биш бала анасын коткарам, дип, икесе дә су астына китте алар. Бу 2002 елның көзе иде.
Миңнулла аганың алты баласы, килен-кияүләр, 25 оныгы үзара ярдәмләшеп, аралашып яши. Туганнарның татулыгы байлыктан артык. Туганнарның һәммәсе дә республикабызның төрле районнарына яшәргә кайтты. Фәридә, Фирдәвис, Фидәил – авылда яшиләр. Фәридә – авылның иң уңган кул эшләре осталарының берсе. Сәйләннәрдән сүрәтләр эшли ул. Ике ел рәттән мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә 1нче урын алды. Алар безнең горурлык. Гаилә татулыгы белән көчле, эштә, гаиләдә бәхетләрен тапты алар.